Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәймиев: Конституциягә төзәтмәләр Россияне һәрьяклап ныгытуга юнәлдерелгән

Төп канунның барлык нигезләмәләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш, шул исәптән халыкларның туган телләрен саклау хокукы да.

Россия Федерациясе Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр, эчке һәм тышкы факторларны исәпкә алып, илне һәрьяклап ныгытуга юнәлтелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

"Иң мөһиме - Төп законның барлык нигезләмәләре тайпылышсыз үтәлсен. Аерым алганда, РФ Конституциясе аның барлык халыкларына туган телен саклап калу хокукын гарантияли. Конституция гаранты - безнең Президент - һәрвакыт туган телнең, ана теленең, һәр халык өчен әһәмиятен ассызыклый”, - дип билгеләде Шәймиев.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр белән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә юнәлтә, бу хакимиятнең тотрыклылыгының нигезе булып тора.

"Тотрыклы хакимият - ул куркынычсыз, уңышлы үсә торган ил", - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Исегезгә төшерәбез, гомумхалык тавыш бирүе 1 июльдә узачак. 25 июньнән Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү процедурасы башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев