Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Шырданның Катык апасы

Исәнмесез, кызлар! Мин сезнең газетагызны чыга башлаганнан бирле укып барам. Нинди генә матур исемдә булып бетмәде инде ул! Үзем гомер буе прокуратурада эшләдем, яңалыклар белән танышмый мөмкин түгел. Ә аларга өч кенә басма: "Труд", "Известия" һәм "Яшел Үзән" генә бай иде. Минем сезнең газета аша "катык апа"быз турында сөйлисем килә....

Исәнмесез, кызлар!

Мин сезнең газетагызны чыга башлаганнан бирле укып барам. Нинди генә матур исемдә булып бетмәде инде ул!

Үзем гомер буе прокуратурада эшләдем, яңалыклар белән танышмый мөмкин түгел. Ә аларга өч кенә басма: "Труд", "Известия" һәм "Яшел Үзән" генә бай иде. Минем сезнең газета аша "катык апа"быз турында сөйлисем килә. Шырданнар турында укыган саен аны мактап язу теләге туа килде, менә вакыты җитте бугай. Үзебез җылы яктан кайткан гаилә. Шулай, 70нче елларда "кирпичный"га баракларны тикшерергә төштек. Карап торабыз, тимер юл буйлатып ике кыз килә, көянтәгә ике капчык бәйләп асканнар. Миңа бик кызык тоелды, яннарына киттем.

-Балам, нишләп йөрисез, - дим. Берсе усал гына кычкырып салды, ә Роза дигәнебез:

-Апа, без катык сатабыз, сезгә дә кирәкмиме? - ди.

-Миңа бик кирәк, тик үзем белән акчам юк шул.

-И, апа, без базарга барабыз, аннары бирерсең әле, - дип, бер белмәгән кешегә биреп җибәрде.

Менә шул көннән бирле 40 ел дәвамында безне сөте, ите, бәрәңгесе белән бүген дә тәэмин итеп тора ул. Шырданлыларның тырышлыгы әллә кайдан күренеп тора. Сез урында эшлисез, дип, ник бер йомыш сорасын! Хәлләрең ничек, дигән сорауга, һәрвакыт "әйбәт" дип җавап бирә, хәзер дә шулай.

Хатны газетадан укып бетерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев