Шушы яктан, шушы туфрактан без
Кайсыбыз гына үз туган төбәгебездә туып-үскән танылган шәхесләребез белән горурланмый икән. Районыбызның Иделаръягы авылларыннан чыккан бик күп күренекле якташларыбызны санап китәргә була.
Алар арасында мәгърифәтче - галим Каюм Насыйри, галим, бик күп фәнни эшләр, "Татар исемнәре ни сөйли" китабы авторы Г. Саттаров, танылган язучылар А. Шамов, Ф. Шәфигуллин, Ф. Зариф, шагыйрь, әдәбият белгече, тәрҗемәче Вил Ганиев, драматург Ю. Сафиуллин, соңгы елларда китаплары басылып чыккан Р .Сәйфетдинов, Р. Зәйнуллина, Р. Хәмидуллиналар, сәхнә йолдызы, опера җырчысы Усман Әлмиев, актер, режиссер Г. Айдарскийлар бар. Якташларыбызны искә алу йөзеннән "Җырлы күңел" түгәрәгенә йөрүче поэзиягә гашыйк укучылар китапханәгә җыелып истәлекләре белән уртаклаштылар. Язның беренче көннәрендә җыелу, юкка түгел. Яз ул бөреләр уянган, күңел түрендәге хисләргә, хыялларга ирек бирә торган, шигырьләр туа торган ай. Очрашуда авылыбызның каләм осталары катнашуы да яңа шигырьләр тыңларга сәбәп булды. Роберт Тимершинның исеме газета укучыларга яхшы таныш. Бүген ул шигырьләрен укып кына калмады, туганы, әнисенең энесе Усман ага Әлмиев турында истәлекләрен уртаклашты.. Балачактан ятим калып балалар йортында үскән Усманны тормыш мәктәбе чыныктырып үстерә. Сугыш вакытында концерт бригадалары белән госпитальләрдә, солдат казармаларында чыгышлар ясап, сугышчыларга җиңәр өчен дәрт,көч өстәп, өмет уята. Сугыштан соң да ул булмаган авыл, шәһәр калмагандыр, орден-медальләр белән бүләкләнә, Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Олы яшькә җиткәч тә, бишенче каттагы фатирына ардым,диеп тормый, баскычлардан үзе менә.Бөек җырчы турында тагын бик күп кызыклы , гыйбрәтле хәлләрне белдек. Гомәр ага Саттаров турында аның белән бергә Норлат мәктәбендә укыган классташы Әминә апа Заһидуллина сөйләде: "Үз тырышлыгы белән, күрше авылдан җәяү йөреп укып, шундый дәрәҗәләргә иреште ул. Без укыганда әле ашарга да җитеп бетми, рәтле өскә, башка кияргә дә юк. Менә шул юклык вакытында укыган кешеләрдән генә зур галимнәр чыкты, бик тә горурланам мин Гомәр белән" - диде. Шагыйрь, прозаик, юморист Фаил Шәфигуллин турында авылдашы, бик күп шигырьләр авторы Альберт Илмөхәммәтов исендә калганнарын, Фаилнең әнисе янына кайткан вакытларында аны күреп калулары, яшь аралары шактый булса да озын буйлы, зәңгәр күзле язучы абыйсын әле дә хәтерендә саклауы турында сөйләде. Очрашуда санап киткән шәхесләребез турында китапханә кызлары презентация төзегән иде, аны карап үткәч, тагын поэзиягә күчтек.




Күренекле якташларыбызны барлап, искә алыр өчен менә дигән очрашу булды.
Розалия Ибрагимова,
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев