Яшәеш

Шунда ук үлгән

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлы бик катлаулы участок.

Монда юл йөрү кагыйдәсен бозу мөмкин эш түгел. Әмма андый очраклар әледән-әле чыгып тора.

20 октябрьдә "Хундай-Солярис" автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир юл тизлеген арттырып, машинасы белән юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә ул шул урында ук алган җәрәхәтләреннән җан-тәслим кылган. Шунысы кызганыч, ул каешын кимәгән булган. Ә менә аның янында утырган пассажиры - 22 яшьлек исерек егет "күлмәктә туган". Боты сынган егетне травматик шок хәлендә дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шунда ук үлгән
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш