Штраф түләмәгән өчен автомобильгә арест салынган
ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә "Фольксваген Поло" автомобиленә арест салган.
-35 яшьлек машина хуҗасының исерек килеш машина йөрткән өчен ЮХИДИга түләнмәгән 30 мең сум штрафы бар иде, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Әгәр дә ул машинага арест салынгач 10 көн эчендә штрафын түләмәсә, автомобиль бурычны каплар өчен сатылачак. Бурычлыларның фатирларына баруның файдасы күп. Бу аларга әхлакый яктан тәэсир итә. Бу юлы да "Фольксваген" хуҗасы штрафын 10 көн эчендә түләргә сүз бирде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтүенчә, законга ярашлы рәвештә салынган штраф вакытында түләнмәсә, штрафның күләме икеләтә арта. Яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелә. Шул ук вакытта штраф та калдырыла. Әгәр бу очракта да штраф түләнми икән, бурычлының эше суд приставларына бирелә.
2016 елда ЮХИДИ тарафыннан 7 автомобильгә арест салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев