Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Штраф түлисең килмәсә, һәр адымыңны уйла

Чистарыну, пакьләнү чоры яз да узып китте. Санитар-чисталык ике айлыгына нәтиҗә ясар вакыт. Бу чорда АТИ хезмәткәрләре куелган максатларга ирешер өчен аерым бер эш башкарган.

Ике ай, бу вакыт аралыгында АТИлылар административ хокук бозу турында 81 беркетмә төзегән. Нигездә җитештерүдә калдык материалларын туплау, вакытында территорияне җыештырмау, җир асты эшләрен башкарганда төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү кебек очрак­лар еш теркәлә. Бина фасадларына кирәксә-кирәкмәсә төрле язулар, реклама щитлары эләргә яратучылар да АТИның очлы күзеннән качып калмаган. ТСЖ-4 һәм ТСЖ директорлары административ җаваплылыкка тартылган һәм 15 мең сум күләмендә штраф салынган. Җәен урамда сату очраклары да арта. Урам сәүдәсен оештыру тәртибен боз­ган 5 кешегә шулай ук беркетмә төзелгән.
- Этләрне урамда йөрткәндә кагыйдәләрне сак­ламаган өч кешенең беркетмәсе Яшел Үзән мировой судында тикшерелде. Гаеплеләргә штраф салынды. Югарыда әйтелгән барлык админис­тратив материаллар каралып, закон бозучыларга гомуми күләмдә 820 мең сум штраф билгеләнде. Шуның 150 мең сумын үз теләге белән түләделәр, - дип сөйли административ техник инспекция җитәкчесе Ольга Абросимова.
Төзелеш объектлары да контроль астында. Һәр җирдә тәртип булсын өчен профилактик характердагы чаралар да үткәрелгән. Ә инде төзекләндерү кагыйдәләрен бозып, таләпләрне үтәми генә законга буйсынырга теләмәүче җаваплы затларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. «Восход» ширкәте юридик затына 200 мең сум күләмендә штраф салынган.
Менә шулай, зур йортлар саласыңмы, көнкүреш калдык­ларны ташлыйсыңмы, әллә инде этеңне урамга һава суларга алып чыгасыңмы, һәр адымың канун нигезендә булырга тиеш. АТИлылар күзенә чалынасың һәм штраф түлисең килмәсә.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев