Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Шәһәрдән биш яшькә яшьрәк"

Яшел Үзәннең 4нче мәктәбе 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Кунаклар арасында - мәгариф ветераннары, учреждениенең педагогик составы һәм, әлбәттә инде, төрле елларда белем алучылар. Алар арасында -10А сыйныфын тәмамлаган, ә хәзер РФ Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Айрат Әхмәтшин да бар.

Учреждениене бәйрәм белән котларга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев килде.

- Мин бүген иң бәхетле кеше бит! Туган мәктәбемнең стеналарында булуыма бик шат һәм горурланам. Михаил Павлович белән коридорлар буйлап уздым, әйтерсең лә 30 елга яшәрдем! Мәктәп 1937 елда ачылган, ул шәһәрдән биш елга яшьрәк, бу мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышын узган, һәм бүген, Бөек Җиңүнең - илебезнең иң изге һәм данлыклы бәйрәме алдыннан, без аны 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итәбез! – дип, Әхмәтшин барлык сыйныфы исеменнән бүләкләр: уку җиһазларын җитештерүче "Зарница" җитештерү берләшмәсеннән 200 мең сумлык техника һәм сертификат тапшырды.

Тантаналы кичә алдыннан кунаклар мәктәп бинасын, музейны карадылар, укучылар һәм педагоглар белән аралаштылар.

- Бу - шәһәрнең иң борынгы мәктәпләренең берсе, биредә үзенчәлекле аура, бик җылы, якты. Бу, һичшиксез, монда эшләүче кешеләр аркасында. Мәктәптә 679 кеше белем ала, биредә матур традицияләр һәм ышанабыз - якты киләчәк! - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Михаил Афанасьев мәгариф учреждениесенә 100 мең сумлык акчалата сертификат, педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев