Өлкәннәр игътибарына - эчкечелек турында
Алкоголь – илебездә актуаль проблемаларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең егылып авыр җәрәхәтләр алу һәм үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Кешеләр аны еш кына барлык нәрсәләрдән дару буларак куллана. Чынлап та, аны кабып куйганнан соң, беренче вакытларда ниндидер җиңеллек килә кебек. Әмма бу алдану. Әкренләп алкогольгә ияләнү формалаша һәм тора бара бөтенләй аннан башка яши алмыйсың.
Олы яшьтә спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны, карт кеше организмының су-тоз балансын начар тотуы һәм төрле хроник авырулардан җәфалануы белән аңлатыла. Шуңа күрә, зур күләмдәге алкоголь дозасына ашказаны, йөрәк һәм бавыр каршы тора алмый. Беренче йотымнан ук «яшел елан» организмны агулау йогынтысын башлый. Авыздагы төкрекнең инфекцияләрдән саклау сыйфатын киметүдән алып, тешләр, үңәч һәм гомумән ашказаны-эчәклек трактын тулаем зарарлый. Спиртлы эчемлекләрне артык кулланудан үңәчтә кан сарку, инсулин аз күләмдә эшкәртелү, ашказаны асты бизе ялкынсынуы (панкреатит) барлыкка килә. Атеросклероз баш калкыта, димәк, көчсезләнгән кан тамырлары үз эшен тиешенчә башкара алмый һәм шуның нәтиҗәсендә инсульт, инфаркт, ишимея куркынычы күпләтә арта. Югары кан басымы, йөрәк ритмы бозылу төрле аритмияләргә китерә.
Баш мие башка органнарга караганда спиртлы эчемлекләрдәге агулы матдәләргә тизрәк һәм күбрәк бирешә. Аның структурасы бозыла, эшчәнлеге начарлана. Болар берсе дә эзсез калмый, кеше шәхес буларак юкка чыга.
Өлкәннәрнең төрле дару препаратлары кабул итүе дә алкоголь куллануга куркыныч өсти һәм аларның организмга уңай йогынтысын юкка чыгара. Шулай итеп, алкогольнең кеше өчен бик тә зарарлы булуына шик юк. Аны эчкәннән соң барлыкка килә торган ялган җиңеллекнең организмга китергән үтергеч зыяны белән чагыштырырлык та булмавын аңы булган һәр кеше белергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев