Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Шәһәр яны поездларына тарифлар үзгәрә

1 гыйнвардан Татарстанда шәһәр яны тимер юл пассажирлар ташу хезмәте өчен яңа тарифлар билгеләнә.

Шулай итеп, дифференциацияләүче шәһәр яны тарифы кертелә. Бу хакта "Содружество" җәмгыяте пассажирлар компаниясе хәбәр итә. Юл өчен түләү болайрак була. Беренчедән алып икенче ун чакрымлык зона маршруты буенча пассажирның түләү суммасы - 22 сум тәшкил итә. Өченче зонага - 18, дүртенчедән сигезенче зонага - 16 сум, тугызынчы-унөченчегә - 14, ә ундүртенче-егерменче зона өчен 12 сум түләргә туры киләчәк. Шулай итеп, Татарстанда ун чакрымлык бер зона өчен уртача түләү бәясе 11,7 сум булачак.

Чыганак - интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев