Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Шәһәр тибындагы бистәнең ни өчен исеме җисеменә туры килми?

Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов белән очрашуны күптән көткән.

Сораулар бик күп җыелган һәм аларны җирле күләмдә генә хәл итү мөмкин булмый башлаган. Колхозная, Свердлов һәм Ленин урамнарында яшәүчеләр юлларның бик начар булып, кичекмәстән ремонт таләп ителүен, Ленин урамында зур чокыр хасил булуын белдерә. Шундый җитешсезлекләр аркасында янгын чыкса, янгын сүндерүчеләр, кеше авырса, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә алмый. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караганнар. Дәүләт Советы депутатына аларның өмете зурдан.

Район башлыгы Александр Тыгин бистә җирлегендә үзсалым акчасының ничек җыелуы белән кызыксынды.

-Барысы да акчага барып тоташа һәм аны сезгә республика бирергә әзер, әгәр дә үзсалым акчасы җыелса, - диде башлык.-Халык биргән бер сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Күп авылларда шулай эшләделәр дә һәм юлларны рәтләделәр. 600әр сум җыйган җирлекләр бар.

Ә бу бистә җирлегендә яшәүчеләр башка фикердә, үзсалым акчасын түләми торган чегәннәр күп яши монда. 16 йортның икесендә - алар. Эчкечеләр дә җитәрлек. Электричкага йөри торган баскыч җимерелеп беткән. Ленин урамыннан шул мәйданчыкка кадәр реконструкция алып бару буенча бистә җирлегенең проекты бар, аның бәясе 2 млн сум. Әмма андый акчаны каян алырга? Әлегә бар җыелган акчага вак-төяк эшләр генә башкарып булачак.

-Җирлек зуррак булган саен, үзсалым акчасы начаррак җыела, - ди район башлыгы.-Проблемаларны бергәләп хәл итү өчен җыеннарда актив катнашырга кирәк. Аңлашылмаучылыклар булганда, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Әмма һәр эшнең проекты, бюджетка кертелгән булуы һәм чыгарылган карары булырга тиеш.

Яшәүчеләр электричка туктый торган 753нче чакрым тукталыш платформасының ябылачагын ишетеп тә аптырашта калган. Тимер юл җитәкчелеге моны пассажирларның билет алмавы белән аңлата. Ә чынбарлыкта бу алай түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев