Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр пляжы яңара

Яшел Үзән пляжында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен ял итү мөмкинлекләре барлыкка киләчәк.

Яшел Үзән пляжы яңарышка әзерләнә. Шәһәр мэры Михаил Афанасьев инвестор Александр Хегай белән очрашты. Су коену сезонына пляжда яңа төзекләндерү элементлары, аерым алганда, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит, балалар һәм спорт мәйданчыклары, өстәл уеннары, пляж инвентарьларын прокатка алу ноктасы, су аттракционнары, җәйге кинотеатр, кафе һ.б. барлыкка килер дип көтелә.
Проект бик кызыклы, без Яшел Үзән халкы һәм кунаклары өчен пляж территориясендә уңайлы мохит булдырырга ниятлибез, моннан тыш, шәһәрлеләрнең өстенлекләреннән чыгып, без төрле яшьтәге ял итүчеләр өчен бик күп сюрпризлар әзерлибез, – диде Михаил Афанасьев.
Шәһәрнең баш архитекторы Элио Фиорини белән бергә пляж инфрас труктурасын үстерү буенча кайбер тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәре башлыгы Виктор Шестаков күптән түгел безнең район башлыгы белән очрашуда Яшел Үзән шәһәр пляжын Сарапулда җәмәгать киңлеген төзекләндерү өчен үрнәк итеп каравын билгеләп үтте.
Яшел Үзәннең шәһәр пляжы Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән, су янында ял итү өчен җиһазландырылган 20 урын исемлегенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев