Шәһәр пляжы күзәтү астында
Шәһәр пляжына 70 мең сумлык 16 видео-күзәтү камерасы һәм хәбәр җиткерү системасы урнаштырылды.
Барлык видеолар Иҗтимагый тәртип сагының үзәк пультына язылып бара. Якын арада тагын югары дәрәҗәдәге сыйфатка ия 4 камера куелачак. Алар ярдәмендә пляж чикләрендәге тәртип һәм кагыйдә бозулар фиксацияләнәчәк, табигатьне саклау зоналарына автомобильләр керүгә юл куелмаячак. Хәзер һәр тәртип бозучы һәм артыннан чүпләп калдыручыларны йөзләреннән таныячаклар инде. Ял итәргә баргансыз икән, үзегезне кешечә тотарга туры киләчәк.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев