Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәмсия – кояш дигән сүз

Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында безнең яраткан шагыйрәбез, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Язучылар берлеге әгъзасы, Сәҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан журналистлары конкурсы «Бәллүр каләм» иясе Шәмсия Җиһангированы күреп бик куандык, без аны бу премияне алырга лаек кеше дип ышанабыз.

Шәмсия ханымның тылсымлы сүз көче бүген генә гашыйк булган яшьләргә дә, тирән уйга чумган өлкәннәргә дә, дөньябызга әле генә күзләре ачылган нәниләребезгә дә тәэсир итә. Бездәй Адәм балаларының үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккән сүзләрен, хисләр ташкынын тыя алмаганда ул безне шигырьгә мөрәҗәгать иттерә.
«Шәмс - кояш дигән сүз. Шәмсия - димәк, кояшка ия, кояш кебек шагыйрә. Аның исеменә җисеме бик тә туры килә. Ул татар шагыйрьләре арасында балкып торган кояшка тиң шагыйрәбез. Ул мөлаем, чибәр, горур, кояш кебек балкып, бар тамашачы сәгатьләр буе магнит кебек үзенә тартып тора ала. Матур, аһәңле тавышы белән укыган шигырьләре, моңлы җырлары халыкны әсир итә.
Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, сонгы тамчының ташуы кирәктер. Юкса, түбәндәге шигырь юллары туар идемени:
Бер олгаям,бер яшәрәм,
Бер сүнәм - бетә көчем,
Бер елыйм да бер көләм мин
Дүрт юллык шигырь өчен....
Шундый газапларда туган шигырь ихлас буладыр да. Шигырь сине бөтереп алып, үзе артыннан алып китеп, уйланырга мәҗбүр итә икән, димәк, ул үзенең укучысын тапкан дияргә була. Мин моны китапханәче буларак та исбатлый алам, чөнки Шәмсия Җиһангированың шигырь китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый, аны укыйлар, яраталар. Шигырьләрнең һәрбер юлы - киләчәк буыннарга васыять булып калырлык олы мирас.
Без шигырь җанлы Карагуҗа халкы аңа олы ихтирамыбызны җиткереп, сихри шигырь дөньясын иңләп, шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында сөйләшә алганыбыз өчен, аңа ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең белән үткәргән кичәләр шигырь яраткан тамашачыларыбыз күңелендә матур хатирә булып мәңге сакланыр дип уйлыйм.
Дания Җиһаншина, Карагуҗа авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев