Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шимбә көнне кар, буран һәм көчле җил булачак

Бу атнада Яшел Үзән районында явым-төшемсез, томанлы көн көтелә. Әмма шимбә, 5 мартта, һава торышы шактый начарланачак, һәм республикага кабат кар, юеш кар һәм буран киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

3 мартта төнлә һава температурасы -6 дан алып -12 градуска кадәр, урыны белән термометр баганалары -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -5 тән +1 градуска кадәр көтелә. Шулай ук урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

4 мартта атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, бераз кар көтелә. Төнлә температура 4-9 градус салкын, көндез -4тән +1гә кадәр.

 

"Шимбә көнне, 5 мартта, безнең районнар көньяктан төньякка күтәрелүче актив циклонның тыл өлешендә булачак һәм һава торышы сизелерлек начарланачак. Кар, юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -3...-8, көндез 0...-5 градус», - диелә Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев