Без начар гадәтләр турында сөйләгәндә тәмәке тарту, аракы эчү кебекләрне генә искә алабыз, ә менә татлыга тартылуны исәпкә-санга алган юк. Ә аның организмга зыяны алдагыларыннан ким түгел.
Ризык кешегә файда китерергә, аңа ул яшәү чыганагы булырга тиеш булса да, вакыт уза барган саен алар, әйтик шикәр куллану, начар гадәткә әйләнеп бара. Бу югары калорияле компонент, һичшиксез, организм өчен кирәк. Ул организмда энергиягә әйләнеп, безгә актив тормыш алып барырга ярдәм итә. Әмма без кулланган ашамлыкларның күбесендә шикәр нормадан дистәләгән тапкыр артып китә.
Игътибар итегез: чәй эчәбез икән, аңа шикәр салабыз. Прәннек һәм кәнфитне дә яратабыз. Попкорн, газировкалы су, төрле десертлар, шоколадлар, туңдырмалар һәм башкалар да безнең көндәлек табында.
Баллы әйберләр куллануның 8 куркыныч нәтиҗәсе
1.Симертә
Энергиягә әйләнү өчен организмга без кулланган кадәр шикәр кирәкми. Алай гына да түгел, тәүлеклек норма өчен без кулланган яшелчә, җимеш һәм боткалардагы глюкоза да җитә. Өстәвенә шикәр, киресенчә, ашыйсы килүне генә арттыра.
2.Иртә картайта
Баллы әйберләр күп куллану җыерчыклар чыгара. Ул тиренең коллаген җепселләрендә тупланып, аларның сыгылмалылыгын киметә, шуның белән тире картая. Өстәвенә, бу продукт ирекле радикалларны үзенә тарта.
3.В төркеме витаминнарының дефицитына китерә
Әлеге төркем витаминнар күп продуктларны, шул исәптән шикәрне үзләштерүдә катнаша. Баллы ашамлыклар күп кулланган очракта, В витаминнары аларны үзләштереп бетерә алмый. Тиз аручанлык, анемия, күз күреме начарлану, йөрәк өянәге килеп чыгарга мөмкин.
4.Йөрәккә начар тәэсир итә
Баллы әйберләрне артык куллану инсулин гормонының күп эшләнеп чыгуына, кан басымы күтәрелүгә, холестеринның артуына китерә. Ә артык холестерин кан тамырларына зыян сала.
5.Энергия запасын бетерә
Баллы ризыклар гипогликемия өянәген чыгарырга мөмкин. Апатия, баш әйләнү, аяк-куллар треморы килеп чыга.
6.Сөякләрдән кальцийны юып чыгара
Шикәр тешләрне боза дип әйткәнне ишеткәнегез бардыр. Бу, чынлап та, шулай. Чөнки шикәрне үзләштереп бетерү өчен организмга В витаминнары гына түгел, кальций да кирәк.
7. Эндокрин системасын боза
Җенес органнары гормоннары - тестостерон һәм эстроген эшләп чыгаруны киметә. Нәтиҗәсе - кеше балага уза алмый.
8.Иммунитетны кискен төшерә
Медиклар фикеренчә, ул иммун системасын 17 тапкырга төшерә! Андый организм вируслар һәм бактерияләр һөҗүменә каршы тора алмый, димәк, кеше авыр инфекция авырулары белән еш авырый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.
(Ахыры бар).
Нет комментариев