«Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес»
Илдар Юзеев
Казан дәүләт университетының йөзек кашы, алтын бөртеге кебек кадерле татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучылар арасында Равил Сәйфетдин һәр яктан кабатланмас шәхес иде. Шигырь җене кагылган, матурлык орлыгы салынган Равил гомеренә шигырь Мәҗнүне булып калды.
Равил чегән арбасыннан төшеп калган егет түгел иде. Уртачадан бераз гына калкурак буйлы, тыгыз тәнле, акыллы вә хисчән күзле, куе коңгырт чәчле, сугышта вафат булган Гарәфетдин абзый малае, отличник булмаса да, көчәнмичә, җиңел укыды, дипломын алгач, «язучы булам, Казанда калам» дип чәпчеп йөрмәде, Самара өлкәсенең атаклы Гали авылында ике ел тормыш һәм укыту тәҗрибәсе туплап, туган авылына юл тотты.
Әүвәл ул гади мөгаллим дәрәҗәсендә барлык гуманитар фәннәрне алып бара, аннан соң аны завуч итеп күтәрәләр, үтыз елга якын күп кенә олы галимнәр биргән мәктәпнең директоры вазифаларын үти. Шул чорда Русиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы була, СССР мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә, укытучылык, мәктәп белән җитәкчелек эшенең серләре турында мәкаләләр яза. Фидакарь хезмәтенең бу канаты гына да мактауга вә соклануга лаек.
Яше җитеп, укыту эшеннән китеп, беркадәр тын тартканнан (укы: дини белемен күтәргәннән) соң, авыл халкы аны Мулла Иле мәчетенә имам-хатыйб итеп сайлап куя. Шагыйрь-педагог-мулла... Берүк кеше.
Олы вә гыйбрәтле тарихыбызга күз ташласак инанырбыз: язучыларыбызның күбесе муллалар нәселеннән күтәрелгәннәр яисә үзләре дин хезмәтчеләре булганнар. Гали Чокрый, Г. Утыз-Имәни, Мәүла Колый (үзен «Меллагол» дип йөрткән), Акмулла, Г. Кандалый кебек шагыйрьләребез иҗаты, гамәле шуның ачык мисалы.
Студент елларында ук Равил Сәйфетдиннең тикмәгә генә яраткан фәннәре гарәп һәм борынгы төрки-татар телләре булмаган икән, эчке тоемы, намусы чакыруы белән ул үзен дин хезмәтчесе, Коръән серләрен шәрехләүче булырга әзерләгән. Яшәешебезгә, телебезгә инкыйраз янаган XXI гасыр башында дин әһелләре арасында Р. Сәйфетдин кебек олы тормыш мәктәбе узган, татар телен, әдәби мирасыбызны бөтен нечкәлекләре белән тойган, милләтенең яшәеше өчен җан атып йөргән фидаиләр күбрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Ошбу һөнәргә кәсеп итеп караган, вәгазьне башка телдә алып барган муллалардан Батырша, Морад кебек көрәшчеләр чыкмаячак.
Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик: аның иң сөймәгән кешеләре - бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләгән, яшәгән, аң үсешләрендә артта калган дин әһелләре.
Надан муллаларың утыра түрдә,
Коръәнне дә бозып аңлатып,
Тамакларын кырып, башны иеп,
Буш сүз чәйнәп, хөсет таратып.
Күзләрендә - минлек сукырлыгы,
Телләрендә - сәүдә хәйләсе.
(«Вәисиләр турында хикәят»)
Ошбу юлларда Тукай сатирасына хас үтергеч тәнкыйть йогынтысын сиземләү өчен әдәбият белгече булуың да кирәк түгел. Уртак аһәң, көлү күз алдында.
Иҗатының беренче чорын тәшкил иткән, студент елларында язылган шигырьләренең үзәгендә дөнья бизәкләренә мәхәббәт, сөю-сөелү белән сынау, «аның» килүен көтү, юксыну, шикләнү... Лирик геройның мәгъшукасы Көнчыгышның Зөһрә, Ләйлә кебек чибәрләреннән һич кенә дә ким түгел.
Син янасың тиңсез йолдыз булып,
Җырланмаган җырым иясе.
«Мәңгелек кыз» шигыренә иркәләнеп чытыкланулары, үзен иркен- ирекле тотуы белән Такташның Алсуы килеп кергәндәй була.
Ул кызыйга һәркем үлеп гашыйк,
Әллә ние белән сөйдерә.
Ул үзе дә барсын - яшен-картын
Коча-үбә, уйлап тормый шартын,
Чәчәк биреп китә - исертә,
Йөрәкләргә серле көч кертә.
(«Мәңгелек кыз», 1959)
Алдагы елларда шагыйрь «Мәхәббәт», «Кулларың», «Студент кызга», «Есениннан», «Күл буенда» (1960-1961) кебек бөтен барлыгын биләгән сөю хисен, мәхәббәтне олылаган, бу олуг тойгының ямен, исен җаны аша уздырган әсәрләрен иҗат итә. Гүзәлен назлы, иң матур сынландыруларга күмгәннән, шикләнү-көнләшүләрен җиңгәннән соң, мондый нәтиҗәгә килә:
Син тормышның үзе кебек чибәр,
Үзе кебек, чуар гүзәлем.
(«Сине усал...»)
Күңел түрен киң каерып ачып кергән олы мәхәббәте белән бер чорда аның шигъри фикерләве үсешенә тәэсир ясаган янә бер вакыйга була. Ул - Туфанны «таба». «1956 елның октябрендә Казанның Тукай клубында сөекле шагыйребез Хәсән Туфан белән очрашу кичәсе булды. Мин дә, университетның беренче курсында укучы 18 яшьлек егет, шыгрым тулы залга керә алдым... Шагыйрь үзенә генә хас сузынкы, моңлы бер көй белән бик күп шигырьләрен укыды. Бу төнне мин йокысыз үткәрдем. Нинди илаһи кешебез бар икән безнең», - дип яза ул «Олуг шагыйрь турында истәлекләрем» мәкаләсендә. Туфан белән турыдан-туры очрашуы Казанның 89нчы татар мәктәбендә педпрактика узганда була (1960). 1964 нче елның салкын декабрь аенда Мулла Иленә очрашуга килгән язучылар төркемен Хәсән абый да бизи.
Тәлгать Галиуллин, әдәбият галиме
Тулырак - газетаның 72нче санында.
Нет комментариев