Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләү сәбәпле ике мең кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпан тешләве белән 2029 кеше мөрәҗәгать иткән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 457се – балалар. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күп тешләүләр Казан халкы арасында теркәлгән – 502 очрак. Аннан соң Әлмәт районы – 218 очрак һәм Яр Чаллы – 214 мөрәҗәгать.
Талпан инфекцияләре белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Талпан энцефалитына каршы иммунизацияне 9950 кеше узган, бу планның 72%ын тәшкил итә, дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзорда.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев