Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сезгә әйтер сүзем бар»

Кадерле газета укучыларыбызны сәламлим!

Әйе, безнең социаль челтәрләребездә дә укучыларыбыз бар, әмма сез, «Яшел Үзән» газетасын өегезгә алган подписчикларыбыз, безнең өчен туган кебек кадерле!
Хәзер, әлбәттә, Интернет заманасы, бәбиләр дә, әбиләр дә телефон-планшет аркылы гына яңалыклар белән таныша. Шулай да, тулы материалыбыз нәкъ менә газета битләрендә генә чыга, укучыларыбыз яраткан «Уку залы» бары тик басма вариантыбызда нәшер ителә. Газетаның җаны бар, килешәсезме? Социаль челтәрләргә, сайтыбызга килгәндә, ансыз, шулай ук, бушлык булыр иде, чөнки ул да бөтен ра йон хәлләрен татар телендә яктыртучы бердәнбер. Шуны да онытмаска кирәк, Интернет киңлекләрендә дә Зеленодольск районы тормышын газетабызны чыгаручы журналистлар яза. Һәм кинәт кенә безнең татар халкы, 812 сумны күпсенеп, бас ма матбугатка язылмый башласа, ВКонтакте һәм Телеграммда, сайтыбыз да да эшләүче булмаячак. «Яшел Үзән»нең бер саны 15 сум 50 тиен тора һәм аңа редакциядә эшләүчеләрнең, почтаның күпме хезмәте кергән. Сез аны кыйммәт дип саныйсызмы? Сүз уңаеннан шуны да әйтим: әгәр дә газетабыз ны сезгә үз вакытында китереп бирмәсәләр яки бөтенләй «онытсалар» – бу факт турында шунда ук редакциягә хәбәр итегез. Һәр очракны тикшерәбез.
Агымдагы елның икенче яртысына подписка бик авыр барды, шуңа күрә минем сүзләремдәге «әче» тәмне сизгәнсездер. Әмма бу сезгә кагылмый. Әгәр дә бу мөрәҗәгатемне укыйсыз икән, димәк сез «Яшел Үзән» белән бергә һәм иң зирәк, укымышлы, интеллигент, татар җанлы кешеләр! Сезгә рәхмәтләребез чиксез! Алда әле безнең күүүп подписка чорлары һәм укучыларыбыз саны, бернигә дә карамый, артып торыр дип чын күңелемнән ышанам.
Газетабызга язылучы хөрмәтле якташларыбыздан кала, шундый ук олы рәхмәтебезгә лаеклы дусларыбызны да әйтеп үтмичә булмый. Күп еллар дәвамында, илебездәге икътисади авыр вәзгыять аркасында үзләренең дә кыенлыклар кичерүенә карамастан, һәрдаим ярдәм кулын сузып, алар безнең иң тугры дусларыбызга әверелде. Алар завод һәм оешма җитәкчеләре Радик Хәсәнов, Александр Филиппов, Әүфәр Галиев, Иван Соловцов, Игорь Бабушкин, районыбыз җитәкчелеге һәм Михаил Афанасьев шәхсән үзе, депутатлар Ренат Мистахов, Илдар Гыйльметдинов, Илнар Җиһаншин, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, районыбыз мөхтәсибәте, читтә яшәүләренә карамастан, районыбыз тормышында актив катнашкан, газетабызга даими рәвештә ярдәм иткән иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм! Сез татар газетасын зурлаган кебек Аллаһ Тәгалә үзегезне зурласын!
Җәмәгать, дуслар, битараф булмыйк. Битарафлык тел һәм традицияләрне генә түгел, тулы бер халыкларны да юк итә. Йә, киттекме? Иң мөһиме – бергә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев