Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезгә тиеш әле бик күп язлар, рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар!!!

Сергей Иванович Чибиревның командир булганлыгы әллә кайдан күренеп тора - өлкән яшьтә булса да, чиста-пөхтә, карашы үткен, үзен егетләрчә тота.

Районыбызның иң матур авылларының берсе булган - Косяковода туган Сергей Иванович фронтка 17 яшендә алына. Разведчик була. Мәскәүдән Минскига кадәр барып җитә, әмма 1943 елда ике аягы да каты яралана. Яралар шулкадәр авыр була ки, икесен дә кисәргә булалар. Әмма япь-яшь егет табибларның бу гамәлләреннән баш тарта. Аягында меңләгән кыйпылчык исәпләнсә дә, бүген ул ике аякта. Хатыны моннан алты ел гүр иясе булган, хәзер ул барлык хуҗалык эшләрен дә үзе эшли. Көненә 45 тапкыр рәттән отжимание ясый ала!

Сугыштан соң базар директоры, военрук булып эшләргә тәкъдим итәләр, ул балалар белән эшләүгә өстенлек бирә.

Безнең шәһәргә 2015 елда Украинадан кайтып төпләнгән һәм бу гамәленә бер дә үкенми. Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник район җитәкчелегенең дә, республика җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә. Бүген аны 9 Май - фашистлар Германиясен Җиңү көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин килде. Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамында урнашкан күпкатлы яңа йортның иркен фатирында матур гына яши ветеран. Газета-журналлар укый, телевизор карый - дөнья хәлләре, Россия алып барган сәясәт белән таныш. Күгебез аяз, илебез тыныч булсын, дигән теләктә.

Сезгә тиеш әле бик күп язлар, рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар!!!

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев