Яшәеш

Сездә көтү чыктымы?

Май башында авыл халкының үзенә генә якын булган бәйрәме - көтү чыккан көне бар. Нинди бәйрәм инде ул диярсез. Кышы буе абзарда яткан мал-туар һәм хуҗалар өчен дә саф һавага, иркен болыннарга чыгу - зур вакыйгага тиң ул.

Балачактан көтү каршылау хәтергә кереп калган. Иң элек, тузан уйнатып, сарыклар кайта. Бала-чага адашып калган бәтиләрне эзләргә чыгып йөгерә. Озак та тормый, акрын гына атлап, сөтлебикәләр дә күренә. Кичке сәгать 6 белән 7 арасында авыл шау-шуга күмелеп ала.
Хәзер мондый җанлану бетеп бара. Сыер асраучылар кими, сарыклар турында әйтәсе дә юк. Сәбәбе авыл картаюда гына да түгел, яшьләрнең дә мал тотудан бизеп баруыдыр, мөгаен. Хәзер исә авылда яшәп, сыер асрамау гадәти хәлгә әверелеп бара. Чөнки сөт бәясе түбән, мал тоту файдасыз, диләр.
Шушы көннәрдә районыбыз авылларында көтү чыкты. Быел бер сыерны көтүгә озату ничә сумга төшә, көтү көтәргә кеше бармы? Әлеге сорау белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Фәнис Мирхәтуллин, Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы:
- Бездә көтү ике авылда да бу атнада чыкты. Көтүчеләргә кытлык кичермибез. Татар Танаенда һәм Мамадыш-Әкилдә дә үз авыл егетләре көтә. Быел бер сыер башына 700 сум түлисе.
Фәнзилә Бикмуллина, Бакырчы:
- Узган ел Бакырчы көтүен «чәк-чәк»-шоу алып баручылары кайтып көткән иде, шуның белән бөтен респуб­ликага танылдык. Шөкер, көтү бездә быел да чыкты, көтүчеләребез генә яңа, бик әйбәткә охшаганнар. Бер сыерга аена 500 сум түлибез, чиратлап ашарга да әзерләп җибәрәбез. Безнең өч сыер көтүгә чыга, шулай булгач, өч көн рәттән без ашарга җыеп бирергә тиеш булабыз. Исән-сау эшләсеннәр генә, чиратка калса, бик авыр булыр иде. Шунысы гына күңелгә тия: сөтнең бәясе 15 тән 14 сумга төште.
Дамирә Сәйфетдинова, Олы Яке:
- Безнең авыл җирлегендә гомер буе көтүгә чиратлап чыгалар. Һәр авылда көтү чиратын әйтеп торучы бер кеше билгеләнгән. Ул вакытың килеп җиткәнне әйтеп тора. Олы Яке, Каратмән, Уразлы авылларында барлыгы 204 сыер исәпләнә. Көтү бу атнада җәйләүгә чыгачак.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сездә көтү чыктымы?
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш