Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез сорагыз, җавап бирәбез

– Акъегет җирлегендә зират җирләре «Красный Восток» балансында. Хәзер шуның өчен дә борчылып торабыз инде, ул бит кабер казыласы урын өчен акча сорый башларга да мөмкин. Гомумән, бик күп биналар, җирләр аларныкы. Хәтта җирлек башлыгының да үз урыны булмасын әле, бәдрәфе дә «Красный Восток»ныкы бит аның! Менә күңелне тырнап торган шул мәсьәләләргә ачыклык кертеп, тынычландырсыннар иде.

Сорауга җавапны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина бирде:


– Чынлыкта, бүгенге көндә аның кадәр борчылырлык урын юк. Җирлектәге барлык 5 зират җирләренең дә категорияләре үзгәртелде, тулысы белән рәсмиләштерелгән, безнең баланска куелган. Бары тик Бакырчыдагы иске зират белән, генплан буенча проб лема булды, эш бара, ул да хәл ителәчәк. Безнең үзидарә урнашкан бина «Красный Восток»ныкы булса да, җир һәм бәдрәф үзебезнеке, аның кадәр безнең өчен борчылмагыз. Район җитәкчесе протекция бирде, 2022 елда үзидарәнең яңа бинасын төзербез дигән ышаныч бар. Документларын әзерләп куйдык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев