«Сез мине танымассыз...» - блогер Рөстәм Набиев үзенең тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләде
***
Рөстәм Набиев яңа үрләр яуларга җыена. Монысында спорт өлкәсендә. Ул инде хәзер бодибилдинг ярышларында катнашырга уйлый.
"Күрәсездер соңгы вакытта ябыктым. Дөрес туклану режимын саклыйм. Шул дөрес туклануны саклау иң авырыдыр инде ул. Көн саен спортзалга йөрим. Үз алдымда яңа максатлар куям. Яңа өлкәдә үземне сынап карыйсым килә. Идеаль формаларга килер өчен эш күп әле. Тик мин алга барам. Барысы да әйбәт булачак", – дип сөйләде ул.
Фото: соц.челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев