Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез бит ватан терәге (1нче кисәк)

Элек егетләрне ике төркемгә бүлгәннәр: армия сафларында хезмәт итеп кайтканнарга һәм бармаганнарга. Хәрби кием киеп, туган илен саклап, чып-чын егет булып җитлегеп кайткан егетләр һәрчакта да бер башка өстен йөргән. Ул бит солдатта булган дип, горурланып әйткәннәр.

Хәрби хезмәт дәрәҗәсенең бүген дә югары булуы сөенечле, әлбәттә. Егетләр югары уку йортын тәмамлагач та, хәрби бурычын үтәп кайтырга ашкына һәм шуның белән үзләренең туган илләренә булган тугрылыкларын күрсәтә дә. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Бу көн, әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең гаилә кочагыннан аерылып, моңарчы күрмәгән, ишетмәгән ерак юлга чыгып киткән, сагыну ачысына түзә алмавын әти-әнисенә, сөйгәненә хатлары аша җиткергән һәр солдат өчен бәйрәм. Вакытында солдат ашын күп чөмерергә туры килгән әфганчы, Олы Ачасыр егете Әнвәр Кадыйров өчен дә бу көн истәлекле.
Мәктәптән соң, күп егетләр кебек, ул да ДОСААФка юл тота. Машина йөртүче таныклыгын кулына алган Әнвәр сыйныфташлары арасында иң беренче булып армиягә алына. Дүрт айга якын Үзбәкстанда укулар узгач, аны таулы-ташлы Әфганстанга җибәрәләр. Ул Пули-Хумри шәһәрендә ике ел хезмәт итә.
- Ул чакта курку дигән хис бөтенләй сизелмәде. Яшь чак - юләр чак дип юкка гына әйтмиләр инде. Аннан «кайнар ноктага» эләкмәдек, без колонна сак­ладык. Авылдашларны да очраткаларга туры килде, - дип искә ала Әнвәр абый.
15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарганга 27 ел булды. Бу көнне Әнвәр абый да дуслары, хезмәттәшләреннән күп шалтыратулар, котлаулар кабул итә. Ә узган елның декабрендә интернет аша бергә хезмәт иткән хезмәттәшләрен табып, Воронеж шәһәрендә күрешәләр. 30 елдан соң кабат очрашу... Болар инде яшь җилкенчәк түгел, ә олыгаеп, гомер уртасына кереп барган ирләр, гаилә башлыклары. Күпме сулар агып, күпме гомер үтсә дә, йөрәк гел унсигездә бит ул. Туганнар кебек гел бергә яшәгән, синең өчен утка да, суга да керергә әзер булган хезмәттәшләр аеруча якын.
- Армиядә хезмәт иткән чакларны искә төшердек әле. Берничә көн дача йортында яшәп, үзебез ашарга пешереп, яшьлеккә кайтып килдек, - ди ул.
Хәрби хезмәткә иң беренче алынса да, яшьтәшләре арасында авылга соңгысы булып кайта. Авылны үлеп яратканга, күпләр кебек шәһәргә китү ягын уйлап та карамый.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев