Рәйханә Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» китабын укып, авылдашларыбызга тәкъдир итү кичәсе үткәннән соң, туган кичерешләремне ак кәгазь битләренә тезеп, сезгә җиткерәсем килде.
Рәйханә апа! Сезнең авылыбызның хөрмәткә лаек кеше булуыгыз бу кичәдә тагын бер кат расланды.
Зал тутырып утырган туганнарыгыз, газиз балаларыгыз, авылдашларыбыз - читтә яшәүче хөрмәткә лаек күренекле шәхесләребез, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, хезмәттәшләрегез - укытучылар, укучыларыгыз никадәр эчкерсез теләкләрен җиткерде сезгә бу көнне!
Мин бәхетле, чөнки ничә елдан бирле: «Их, бер китабы чыкса иде, бу Рәйханә апаның!» - дия идем. Һәм ул китап - менә! Әле ул гына мы? Китап бит минем кулыма беренчеләрдән булып килеп керде. Бу да бәхет түгелме? Иң беренче тапкыр кулыма китап эләккәч, хатирә-истәлекләрегезне - барын да яңадан укып чыктым. Шушы китапта сезнең бөтен тормышыгыз...
Китап исеме белән аталган «Мин көзләргә гашыйк» шигыре үзе генә дә сезнең нинди кеше булуыгызны ачып бирә. Анда сезнең тормыш юлыгыз, эчкерсез күңел халәтегез, табигать кануннарына нигезләнеп яшәү мәгънәсенең нәтиҗәсен күрә белүегез дә.
Сезнең белән бергә мәктәптә хезмәттәшләр булып эшләү бәхете дә насыйп булды безгә. Сез остазыбыз булдыгыз. Ләкин ул вакытта без әле яшьрәк булган, сезнең эчке дөньягызны бик үк аңлап бетермәгәнбез. Менә хәзер минем фикерем: Сез - бөтен Татарстанга танылган Бакырчыбызның горурлыгы! Моңа кадәр бакырчылылар әйтеп бирә алмаган уй-фикер, хисләрне шигъри юлларга сез тездегез!
Өч сәгать дәвамында барган кичәдә тормыш юлыгызда үткән никадәр матур хатирәләр кабат яңартылды... Балачак - дуслар, мәктәп еллары - сабакташлар, иң якын кешеләр - хезмәттәшләр, укучыларыгыз, гомер буе тормыш йөген бергә тартып яшәгән күршеләр - авылдашлар, иң кадерле кешеләр -туганнар, газизләрдән газиз балаларыгыз сезгә йөрәктән чыккан кайнар хисләрен җиткерде. Шушы юлларны язганда күземә яшь тула.
Юкка үтмәгән, үтмәгән бит гомер юлы!
Кулыма кабат китабыгызны алам, «Минем гомер» шигыренә күз йөртәм...
Минем гомер мәңге көтү белән
Озатулардан гына тора күк, - дигән юллар белән тәмамлана ул шигырь.
Менә бу кичә сезнең гомер буе «көтүегез» - Әле кичә барышында укыткан укучыгыз Гөлнур Галиуллина сезгә: «Арчалылар мактана безнең Тукай дип, ә безнеке менә - Сез!» - дигән кабатланмас сүзләр дә әйтте.
Тукай ул барыбызныкы да! Ә Сез безнеке - Бакырчыныкы!
Моңа ошаш фикерне мәктәптә дәрес вакытында сезнең Тукайга багышланган шигырегезне укыганда укучым - кызым Гөлназ да: «Бу Рәйханә апа шигырьләрен үзе дә Тукай кебек яза икән!» - дигән иде. Дәресләремдә сезнең шигырьләрне күп кулланырга тырыша идем, чөнки нинди генә темага керсәң дә, «хәзинә» әзер!
Күңелләргә сүнмәс көч өстәп узып киткән кичәгездә киленегез Илүсә сезнең иҗатыгызга нинди югары бәя биреп: «Шигырьләрең киләчәктә мәктәп программасына кертелсен иде», - дигән теләк-тәкъдимен әйтте. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучының шигырьләре мәктәп программасына кертелсә, бу - бик зур эш булыр иде.
Шушы кичәдән без Сезнең белән горурланып, үзебезгә никадәр энергия, дәрт, көч-куәт, яңа идеяләр алып кайттык.
Рәхмәт Сезгә, шундый булганыгыз өчен!
Көтә әле сездән Бакырчың,
Язылачак тирән тарихын!
Гөлнур Бакаева,
китапханәче
Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев