Шевченко урамындагы кибеттә билгесез зат сатучыларга пычак белән янаган һәм...
21 – 27 октябрьдә янгын сүндерү хезмәтенә 5 чакыру килгән. Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән.
Шуларның 3есе ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.
Зур Ключи авылының Луговая урамында ут кабудан 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар янган.
Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 5есе районда булган. 10 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 һөҗүм итү, 1 талау, 16 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак теркәлгән.
Шевченко урамындагы кибеттән билгесез зат, сатучыларга пычак белән янап, 2 банка сыра алып чыгып киткән. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 38 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.
К.Маркс урамындагы базардан 8500 сумлык пальто урланган. Моның буенча 35 һәм 47 яшьлек яшел үзәнлеләр тотылган.
59 яшьлек хатын-кызны билгесез зат акчасын саклап калу тәкъдиме белән алдаган һәм 850 мең сумын урлаган.
Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре 32 яшьлек ирнең яшәү урыны буенча тентү үткәргән. Нәтиҗәдә, анда 16,09 грамм наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев