Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сессиядә районыбызның кайсы эшмәкәрләре макталды?

Яшел Үзәндә кеше хокукларын бозу очраклары бармы? Әлегә алабута үскән җирләрне нинди язмыш көтә? Күркә фермасы ачу отышлыракмы, әллә җиләк үстерүме? 35 баш ат асрап аена 2 тонна казылык ясауның сере нидә? Яшел Үзән муниципаль районы Советының XXII сессиясенең өченче чакырылыш утырышында әлеге һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

ТРның кеше хокуклары буенча безнең райондагы вәкаләтле вәкиле җәмәгать ярдәмчесенең күзенә ташланырлык берничә кагыйдә бозу очраклары булган. Наталья Тутаева аеруча басым ясаганы, кайбер оешмаларның хезмәт хакын тоткарлавы һәм төрмәдән чыгучыларны эшкә алмавы булды:
- Кулында азат ителү турындагы белешмәсе булган гражданнарны, җитәкче һәм тәрбия белән бәйле вакансияләрдән кала башка төр хезмәтләргә кабул итмәскә беркемнең дә хакы юк, - диде ул.
Сессиянең, авыл халкының эшчәнлек активлыгын һәм кече фермерлыкны үстерү буенча чаралар турындагы өлеше, әлбәттә, бик җанлы барды. Сораулар да, тәкъдимнәр дә җитәрлек булды.
Безнең районда 3 мең гектар җир эшсез ята икән. Ул мәйданнарның киләчәге нинди, - дигән бик урынлы сорауга авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин:
- Безнең район - кызыгырлык урында урнашкан. Шуңа, һәр участокның хуҗасы бар. Алар үз җирләрен чәчү өчен генә кулланмый: кемдер - әлегә көтә, кемдер - төзелеш өчен тапшырган. Бер көн эчендә фермерлык эшен башлау да мөмкин түгел, чөнки җиреңне рәсмиләштерү үзе генә дә бик күп вакытны ала.
- Җиргә документлар, гариза биргән көннән 1-2 ай дәвамында әзерләнә. Әгәр дә син фермер булырлык кысаларга туры килмисең икән, җирегез рәсмиләштерелмәскә дә мөмкин, - диде Яшел Үзәннең милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Николай Гусев.
- Бу вакыт аралыгында эшләү теләге генә түгел, әллә нәрсәләр дә юкка чыгарга мөмкин, - дип, ризасызлыгын белдерде башлыгыбыз Александр Тыгин. Аннары: - Авыл хуҗалыгы ми­нис­трлыгы бу эшләрне гадиләштерүне игътибарга алса иде, - дип, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповка мөрәҗәгать итте.
Барлык бюрократия бас­кычларын узып, бүгенге көндә эшләре гөрләп баручы фермер хуҗалыклары да бар. Аларны безнең районда гына түгел, бөтен республикада да беләләр инде. Мәсәлән, Мадъяровларның күркә үстерү комплексы - иң уңышлы проектлардан санала. Алар хәзер зур кооператив система буларак эшли. Икенче проект - «Җиләкле алан». Илдар Ситдыйков үз җирендә 15 төрле җиләк үстереп, 1 гектарыннан 15 тонна уңыш алуга ирешкән һәм аның аланы туристлар маршрутына кертелгән. Теләгән кеше акча түләп биредә үзенә кирәк кадәр җиләк тә җыя ала. Әле күптән түгел генә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүләренә карамастан, инде өметле күренгән нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә юк түгел. Боларга, Якедән, шулай ук җиләк үстереп сату кәсебен сайлаган Динар Сабитов, яшелчәчелек юнәлешендә уңышлы гына эшләүче Рәис Шәрифҗанов, Осиново һәм Олы Карауҗада бройлер тавыклары, йомырка белән эш итүче Җамалиевлар (бер елга 35 т кош ите, 360000 данә күкәй) фермер хуҗалыгы һәм ат үрчетү, казылык җитештереп сатучы Али Сөләймановларны кертеп була (еллык керем 25 млн).
- Эшне башлаганчы, соңгы пунктны ныклап өйрәнергә кирәк. Әгәр дә эшегезнең нәтиҗәсе, җитештерелгән продукцияне урнаштыру турында уйламагансың икән, уңышка ирешеп булмый, - дип эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Али Сөләйманов. - Без аена 2 тонна казылык кына әзерлибез, хәләл ризык булуына карамастан, Санкт-Петербург, Мәскәүдән сораучылар күп, Казан рестораннарын тәэмин итәбез. Хәзер өй шартларында гына җитештереп өлгереп булмый, махсус цех булдыру нияте белән йөрбез. Кризис - кризис инде ул, ә эшләргә һаман кирәк. Сатуда интернет челтәрендәге сайтыбыз бик нык ярдәм итә, төрле күргәзмәләргә йөрибез. Авырлыклар безне чыныктыра гына.
- Бездә җиләк, яшелчә үстерү өчен җир менә дигән. Кошчылык эшен ачу өчен, җир эше белән чагыштырганда, бик күпкә артыграк көч һәм чыгым таләп ителә, - диде Александр Тыгин. - Аннары, районыбызда җитештерелгән продукцияне саклауны үзәкләштерергә тәкъдим итәр идем. Болай эшләгәндә бер баш авыртуыгыз кимрәк булачак.
Остадан эш үзе курка, диләр. Әле тагын, башланган эш - беткән эш, дигәне дә бар. Бездә халык батыр, чын теләк белән тотынса, бөтен нәрсәне булдыра. Менә шул эшемне булдырыйм әле диючеләрне кабинеттан кабинетка, бер түрәдән икенчесенә «типкәләп» йөртү аралыгын киметсеннәр иде (алайса 2 ел бик зур срок бит ул) дә, ярдәм итмәсәләр, һич югы аяк чалмасыннар иде.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев