Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Серле исем һәрвакыт аны үзенә тартты

Якташыбыз Гомәр Саттаров истәлегенә багышлана. Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Татар ономастика фәнни мәктәбенә нигез салучы Гомәр Саттаров нинди иде?
Тел, ономастика, сүзләр этимологиясе белән кызыксынуым төрки-татар ономастика фәнни мәктәбенә нигез салучы, фәннәр докторы Гомәр Саттаров белән танышуга сәбәпче булды. Ул минем якташым да, Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туып үскән.
Без аның белән тел, ономас тика, халыклар тарихы турында сөйләштек. Аралашкан чагында мин журналист гадәте буенча диктофонга да яздырып бардым. Гомәр Фәиз улы татар исемнәренең килеп чыгышы турында язган китаплар авторы да. Сүз уңаеннан, совет чорында әти-әниләр нәкь Саттаров китабыннан исемнәр табып, татар гореф-гадәте буенча балаларга исем куштырды. Беркайчан да галим белән элемтә кинәт өзелер дип уйламадым, белгән булсам әңгәмәбез озынрак булыр иде. Күренекле галим 89 яше белән барганда 2020 елның 6 августында бакый дөньядан мәңгелеккә китте.

Чак кына кукуруз булмый калдым
–Әнием сөйләве буенча, ми ңа Маис исеме кушарга теләгәннәр. Әтием авыл Советы секретаре булып эшләгән. Шул заман рухына бирелеп, әти «Маис» исеме кушарга була, янәсе, майский, мин бит чынында майда туганмын. Шулай да, туу таныклыгында 2 июль 1932 ел дип язылган. Бабам Габдрахман Күке, Каюм Насыйриның шәкерте була һәм телне төптән аңлаучы буларак бу исемгә каршы төшә. Бу исем түгел, кушамат, моны эткә кушалар, оныгым озын гомерле булсын дип, Гомәр куштырган.
Гомәр (гарәпчәдән) – «гомер», «тормыш», «яшәргә сәләтле» дигән мәгънәләрне аңлата. Бабайга мине «Маис –Кукуруз» дип атамаган өчен бик рәхмәтлемен.

Бабам Габдрахман Күке
– Танылган татар мәгъри фәт чесе Каюм Насыйри һәм бабам – әни ягыннан туганнар. Безнең туганлык күзгә күренми торган җепләр белән бәйләнгән – бу күп нәрсә ту рын да сөйли һәм әлбәттә, Габ драх ман күкенең һәм гаилә безнең язмышына йогынтысы булмый калмый. Бабам 18 яше тулганда тома ятим кала, Казанга Алафузов заводына барып урнаша. Монда 1865 елда киндер сугу фабрикасы ачыла, иң яхшы тукымалар чыгару промышленностена әйләнә. Шул оешмаларның берсендә бабай эшләгән, Күке кушаматы йөрткән. Күке – оясы булмаган, ялгыз кош. Бабай Казанда яшәсә дә, күңеле белән гел авылда булган, аны тормышның бөтенләй башка яшәү рәвеше үзенә тарткан.
Ул халкыбызның тарихы белән кызыксынган, Каюм Насыйри бу хакта белеп ала һәм үзенә дәресләргә чакыра. Бөек мәгърифәтчедән дәрес-белемнәр алып, ул туган якны өйрәнүче һәм тарихчы булып китә.

Болгар тамырлары булган авыл
– Болгар Дәүләте җимерел гәч, безнең якларга Муллагол исемле кеше килеп урнаша. Авыл исеменең килеп чыгышы Муллагол дигән Болгар кешесе исеменә нисбәтле.Бу этнонимның тамырларында ике сүз: «галим» һәм «авыл», туган як, ил. Мулла Иле, бөтен Идел алды гүзәл булган кебек искиткеч матур як. Моннан танылган галимнәр чыккан. Тарихчы Хәйретдин Гыймади белән Казан Дәүләт университетына укырга кергәндә таныштым.
Булачак тарихчы галимне, ятим баланы унике яшь тулгач минем әти, ул чагында Свияжск – Зөя уездының балалар йортына алып барып тапшыра. Революциягә кадәр үк безнең авылдан чыккан Вәисовлар нәселе - татар дини хәрәкәтләрнең башында тора. Болгар бабалардан килгән авылыбыз халкы арасында озын буйлы, бөдрә чәчле, зур күзле мәһабәт кешеләр күп. (Гомәр Фәиз улы, мөген, үзен күз алдында тоткандыр. Ул зур күзле, озын буйлы, матур бөдрә чәчле иде. - Р.С.искәрмәсе). Канында кыпчак тамырлары аккан кешенең күз-кабак төзелеше башкача. Болгарлар бездә бик күп эз калдыра. Мәсәлән, Болгариевлар – Шахзадә Болгарый үзенең улына Галиәскәр дип исем бирә. Мулла Илендә Болгарый кушаматын, фамилиясен йөртүчеләр – Болгариева Гөлнәфисә Насыйбулла кызы, Болгариев Гомәр Галиәскәр улы.

«Улым, синең инженер булуыңны телим»
– Минем әнием Халисә укый-яза белми иде, ләкин бик тә ихлас, чиста күңелле кеше иде. Халисә исеме нәкь менә «саф», «пакъ» мәгнәсен аңлата. Без – Саттаровлар: Саттар – Аллаһының эпитеты, «гафу итүче». Әтинең тулы исеме Фәйзерахман – «Аллаһының юмартлыгы» мәгънәсенә ия.
Әтине сугышка озатканны хәтерлим, без аның артыннан җәяүләп Төрләмә станциясенә кадәр озата бардык. Әти мине кочаклап : «Син, улым, хәзер гаиләдә иң олысы, һәрчак әниеңә булыш һәм мине онытма. Мин исән-сау әйләнеп кайтырга тырышырмын. Синең укып, инженер булуыңны телим», – диде. Әти 1943 елны сугышта үлеп кала. Инженер булмасам да, филолог, тарихчы булдым.
Мин авылда эшләдем, әнигә һәрчак булыштым, тик бик тә укыйсым килде. 1950 елны В.И.Ульянов исемендәге Казан Дәүләт университетына татар филологиясе һәм тарихы бүлегенә укырга керергә киттем. Конкурс бер урынга җиде кеше. Тарихтан «бишле», татар теле һәм әдәбияттан – «бишле», тик менә сочинениене «өчле»гә язганмын...
КДУның тарих-филология факультетын кызыл дип лом белән тәмамладым. 1955 елны Себергә эшкә киттем. Тобольск педагогия институтында рус-татар теле укытучылары әзерлиләр иде, мин анда фән белән шөгыльләндем.
1959 елны Казанга кайтып аспирантурага кердем. Конкурс бик зур иде. Академик Мирфатыйх Зәкиевнең беренче аспирант шәкерте булдым. Кандидатлык диссертациясенең темасы – «Җирле диалект шартларында 5-8нче классларда сөйләм культурасын үстерү». Ләкин миңа башкасы кызыграк иде. Тел, әдәбият һәм тарихның бәйләнеше белән мавыктым.

Үземне авыл кешесе дип саныйм
- Әлегә кадәр үземне авыл кешесе дип саныйм, - ди галим. – Сәламәтлегем булганда, һәр җәй икешәр ай авылда яши идем. Анда минем шәкертләрем күп. Шулай ук авыл Советы рәисе дә, Казан федераль университетны тәмамлаучы, минем укучым.
Авыл төрле яктан үз-үзеңне күрсә тергә мөмкинлек бирә. Шәһәр баласы еш кына теплица шартларында үскән кебек. Утызынчы еллардагы буыннан бик күп галимнәр чыкты – фән докторлары, кандидатлар, авыл малайлары күренекле физик, филолог, тарихчы булдылар.
Тормыш авыр, фәнгә кереп китү яисә армия хезмәтен сайлау – ул вакытта бу хәерчелектән котылуның бердәнбер чарасы иде. Ә авылда сәләтле, талантлы кешеләр бар. Ничек тә булса колхоздан китәр өчен тырышып, намус белән укыдылар. Бу табигый сайлап алу. Безне шулай мохтаҗлык чыныктырды. Уңышларыбызда Норлат мәктәбенең дә өлеше зур.

Ономастика серләре
Ни өчен Гомәр Саттаров ономастика белән мавыга?
– Минем елгалар, таулар, авыллар исемнәре белән кызыксынуым – болар барысы да тәрбиядән, дип ышанып әйтә Саттаров. – Минем нәкь менә тел белгече һәм тарихчы булуымда бабайның йогынтысы зур булды.
Барлык топонимны башта гидроним аша «казыйбыз», сусыз яшәү юк бит. Борынгы кеше суны 200 метр тирәнлектән таба алмаган. Бигрәк тә су чыганакларына бәйле булган - чишмә, кизләү, сазлык, күл, елга, коелар... Болар барысы да телдә, атамаларда чагыла.

Илле сигез ел буе фән өлкәсендә
– Мин докторлык диссертациясен «ТАССРның антропонимиясе» дигән темага якладым, - дип искә ала Гомәр Фәиз улы.-Галим кеше гаять зур ономас тик материалны тарихи-лин гвистик яссылыкта анализлау нигезендә фәнни нәтиҗәләр ясарга тиеш. Минем югары уку йортында педагогик һәм фәнни стажым илле сигез ел. Казан университетында укыттым. 1981 елны татар теле кафедрасында профессор булдым, күп дәреслекләр булдырдым. «Татар топонимиясе» исемле монография өчен дәүләт премиясенә лаек булдым.

Мәхәббәт турында...
Саттаров чибәр иде, аңа хатын-кыз лар еш гашыйк була. Университет тәмамлаучы кызларның истәлекләре буенча, ул да сөйкемле студент кызларга күз аткан. Әмма үзен ул тугырылыклы, бер генә кызны, гомере буе бер генә хатын-кызны яратуын сөйләде.
– Ул – шәрыкъ гүзәле иде! –дип искә төшерә галим. – Балалар бакчасыннан ук мин Әлфия исемле кызны ошатып йөрдем, бер сыйныфта укыдык. Тугызынчы класста укыганда мин аңа мәхәббәтемне аңлаттым. Ләкин Әлфия кире какты. Ул чакта мин тишек тун киеп йөри идем шул, аның каравы башымда кара бөдрә чәчтән «бүрек» иде. Без бер авылдан булсак та, Казанда гына якыннан аралаша башладык. Мин КДУга укырга кердем, ә ул укытучылар институтының физика-математика факультетында укыды. 1955 елны аның кулын сорадым, июнь аенда өйләнештек һәм илле сигез ел бергә бәхетле яшәдек.

Ләлә һәм Айвар
Кызлары Ләлә Саттарова төгәл фәннәр белән кызыксына, физика-математика фәннәре кандидаты, Себердә эшли. Еш кына әтисе янында кунакта була.
– Ләлә исеме – «тюльпан чәчәге», татар халкында ләлә чәчәге үзенә бертөрле мәгънәгә ия, ул халкыбызның символы, – дип аңлата сайлап куйган исемен әтисе. – Улым Айвар архитектор һөнәрен сайлады. Аның исеме «ай; ай кебек матур» сүзләреннән тора. Айвар Мәскәү архитектура институтын тәмамлады, СССР архитекторлар Союзы һәм Татарстан Республикасының рәссамнар Союзы әгъзасы булды.
Горурлыгымны яшерә алмыйм, Казан Кремле территориясендә мәчет төзегәндә аның архитектура стильләре кулланылды. Айвар Татарстанда бик күп гыбадәтханәләр проектлары төзеде.

Акъегет, Каратун һәм Әйшә
– Ономаст һәм антропонимист төрле халыкларның тарихын белергә тиеш. Нык лы белем булганда гына син көчле, – дип фикер йөртә Гомәр Фәиз улы. – Әйтик, Норлат авы лы исеменең килеп чыгышы Нурдәүләт исемле ир-ат белән бәйле. Телләр кыскару тенденциясенә ия, ике иҗектән калган исем “Нур-лат”. Мулла Иле – Муллагол исемле ир-ат исеменнән алынган.
Татарлар үзләренең торак урыннарын хатын-кыз исеме белән атамаган. Районыбызда Әйшә атамалы авыл турында искә төшерәм.
– Чыннан да, бик сирәк булса да авыл хатын-кыз исеме йөртсә дә, нигезендә ир-ат исеме ята. Әйшә-Гайшә – пәйгамбәребезнең яраткан хатыннарының берсе.
Каратун – кара тун. Христианлаштыру башланган чорда танылган чукындыручы кара киемнән йөргән, шуңа «Каратун» кушаматы алган.
Акъегет – ак егет, ак яшь кеше. «Ак» сүзе магик әһә мияткә ия – ак, пакъ, игелекле. Бу җирлектә бөтен тирә якка танылган алтын эшләр осталары яшәгән.
Рөстәм Сабитов
авторлыгындагы бу әңгәмә кыскартып, Казан журналыннан (2020 ел, 12нче сан) алынды,
Гөлфинә Канакова
тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев