Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Серго исемендәге заводта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында «Белем иленә хыяллар белән» дигән тантаналы чара узды

Ел саен уку елы башланыр алдыннан шәһәр төзелеше предприятиесе җитәкчелеге булачак 1нче сыйныф укучылары өчен концерт программасы һәм кирәкле канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшыру белән бәйрәм үткәрә.

Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән булачак 1нче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин котлады:

- Быел Яшел Үзән районында барлыгы 2300 укучы беренче сыйныфка барачак, шуларның 118е Серго заводында эшләүче әти-әниләрнең балалары. Сезне, кадерле балалар, ата-аналар, бу бәйрәм белән котлыйм. Мин ышанам ки, алда сезне искиткеч мәктәп еллары көтә һәм алар өчен менә шушы көн старт булсын! Нык сәламәтлек һәм укуда уңышлар! Хәерле юл сезгә!

✅ «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында компания инде 1800дән артык 1нче сыйныф укучылары гаиләсенә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев