Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа елны – яңа йортта! Яңа ел алдыннан шатлыклы вакыйга – Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
9 катлы йорт Паратская урамы адресы буенча урнашкан. Беренче подъездда – 35 фатир, һәм тиздән бу йортта серголылар өчен яңа тормыш башланачак.

Йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән. Бу – предприятие хезмәткәрләрен уңайлы һәм заманча торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе.
Чарада Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

– Без Дәүләт торак фонды белән тыгыз эшләвебезгә һәм Яшел Үзәндә шундый заманча уңайлы йортлар барлыкка килүенә бик шат. Бу зур вакыйга – күптән көтелгән 161 фатирлы йортны куллануга тапшырабыз. Әлеге йорт – шәһәребезнең чын бизәге: сыйфатлы һәм уңайлы. Биредә безнең гражданнар яшәячәк, һәм сез бер зур тату гаилә булырсыз дип ышанам. Шәһәр үсә, безгә Россиянең башка төбәкләреннән дә күченәләр, шуңа күрә торакка ихтыяҗ һәрвакыт булачак, – дип ассызыклады район башлыгы Михаил Афанасьев.
12нче йортта 161 фатир чиста килеш кулланышка тапшырыла. Сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган. Бу көнне ачкычларны Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәре гаиләсе алды. Фатирларның бер өлеше ятим балалар өчен каралган.
Ачкычлар тантаналы төстә хуҗаларына тапшырылганнан соң, кунаклар Тугановлар гаиләсендә булды. Дмитрий Евгеньевич «ПОЗиС»та автоматик линияләр һәм агрегат станокларны көйләүче 5нче разрядлы оператор. Хатыны Юлия Сергеевна шулай ук әлеге предприятиедә 1нче категорияле инженер-технолог. Уллары Арсений 3нче сыйныфта укый. Алар яңа торакка чиксез шат һәм үзләренең якты, уңайлы фатирында яшәячәкләр. Гаиләне бу бәхетле мизгелләр белән котлап, «ПОЗиС» суыткычы тапшырылды.

Татарстан Республикасында 2005 елдан башлап социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә Яшел Үзән районыннан 1771 гаилә торак шартларын яхшырткан. Программа кысаларында Яшел Үзән районында 577 фатирлы 4 йорт төзелә. Якын арада Сәйдәшев урамында тагын 168 фатирлы ике йорт файдалануга тапшырылачак.
Яңа фатир — ул диварлар гына түгел, ә киләчәккә ышаныч, тотрыклылык һәм үз йортыңдагы җылылык. Өй туе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев