Бөек Ватан сугышын бездән еллар ерагайтса да, тарихны сызып ташлап булмый. Ватан азатлыгы өчен яу кырында көрәшкән батырларның исемнәре ташка уелган. Шушы аяусыз сугыштан кемдер кайта алган, кемнәрдер мәңгегә ятып калган. Кайтканнарына да сугыш хәрабәләрен торгызырга, көн-төн халык хуҗалыгын күтәрергә туры килгән. Бүгенге көндә исән-сау булган сугыш ветераннары да бармак...
Бүгенге язмабыз сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырында алгы сызыкта һәм хәтта очып килгән пуляны кире борган Фәсхетдин Ярхәмов истәлегенә багышлана. Кайбыч якларыннан булган бу ветеран исән-сау булса, былтыр 100 яшьлеген билгеләгән булыр иде. Ветеранның Яшел Үзәндә яшәүче улы Рәшит Ярхәмов әтисенең якты истәлеген кадерләп саклый, аның кылган батырлыклары һәм сугыштан соңгы хезмәте белән горурланып яши. Бу шәхес турында язарга сәбәп бар: Яшел Үзәндә яшәүче тарихчы-эзтабар Рәхимулла Гарифуллин ярдәме белән Фәсхетдин Ярхәмовның сугышчан бүләкләренең документлары табылган. Шулар белән бергә истәлекләр яңарган.
- Без Бөек Ватан сугышында һәлак булган, СССР медальләре-орденнары белән бүләкләнгән солдат-офицерларның туганнарын, хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча тарихчы-эзтабар, Татарстанның «Хәтер» китабы редакциясе коллегиясе әгъзасы Әхәт Садриев белән максатка юнәлешле эш алып барабыз, - дип сөйли Рәхимулла Гарифуллин. - Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Михаил Черепанов җитәкчелегендә эшлибез. Немец илбасарларына каршы көрәштә бик күпләр геройларча һәлак булган. Аларның батырлыгын яктыртып барырга яннарында журналистлар булмаган шул. Болар хакында документлар -землянка, окопларда, траншеяләрдә, армия штабы командирлары кул куйган бүләкләү турындагы кәгазьләр аша белергә була. Әмма ул кәгазьләр озак еллар буена сер тамгасы астында архивларда сакланган. Михаил Черепанов белдергәнчә, бу документлар - бүләкләү кәгазьләренең кыйммәте шунда: аларның барысы да 21нче гасырда гына сер булып сакланудан туктаган, ә бүләкләнүчеләрнең батырлыгы турында тарихчыларга да, туганнарына да, солдатларның үзләренә дә мәгълүм булмаган.
Яшел Үзән районыннан бүләкләнгән солдатлар арасында Фәсхетдин Ярхәмов та бар.
- Безнең әти Кызыл Армиягә 1941 елның декабрендә Төньяк Норлат районы хәрби комиссариаты аша алынган. Ул вакытта ул анда өлкән инспектор булып эшләгән, - дип сөйли Фәсхетдин Ярхәмовның олы улы Альберт Ярхәмов, - Шул сәбәпле ул Яшел Үзән батырлары исемлегенә эләккән. Әти сугышка киткәндә миңа әле өч яшь тә тулмаган булган. Шулай да, аерым мизгелләрне яхшы хәтерлим мин. Әтием повестка алуы турында әниебез Халисәгә хәбәр иткәч, ат җигеп, әбиебез Мәсрура белән юлга кузгалдылар, мине дә үзләре белән алдылар. Әни бу вакытта Дамир энемә (хәзер ул Осиновода яши) авырлы булган, ул бер айдан туды. Аллаһка шөкер, әтиебез яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтты. Без дүрт малай, бер кыз үстек. Дүртебез дә югары белем алдык. Барыбыз да халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә тырышып эшләдек. Әтиебезнең батырлыгы турындагы мәгълүматлар ничә еллардан соң гына безгә килеп ирешкәч, аңа бик шатландык. Шуңа күрә Яшел Үзән эзтабарларына рәхмәтебез зур. Бу мәкалә басылып чыкса, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә зур хөрмәт билгесе дә булыр.
Исеме Кайбыч тарихына кереп калган Фәсхетдин Ярхәмов Кызыл Армиягә алыну белән башта 31нче запастагы артиллерия полкында әзерлек курслары уза, 1942 ел августында Сталинград фронтында сугышка керә. 1943 елның августында Ярхәмов «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Немецларны анда тар-мар иткәннән соң 8нче гвардия Армиясе составында хезмәт итә, 3нче Украина фронтында ул Кызыл Байрак орденлы «Суворов» пушка-артиллерия бригадасының взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1944 елның июлендә 1нче Белоруссия фронтына җибәрелә. Эзтабарлар аның сугышчан бүләкләренең нинди батырлыклары өчен бирелгәнлеген ачыклаган.
«Сугышчан батырлыклары өчен» медале. Батырлык кылган көне -1943 елның 10 октябре, бүләкләү турындагы әмер өч көннән соң чыккан. Әмердә: «Запорожье плацдармы. Бик көчле пулемет-миномет яңгыры астында команда урыныннан күзәтү пунктына кадәр телефон элемтәсен җайга салган, шуның белән дошманның ут ачу нокталарын ачыкларга мөмкинлек биргән. Бәрелеш 10 октябрь төнендә туктый, 2 меңнән артык немец солдаты һәм офицеры юкка чыгарылган».
«Батырлык өчен» медале. Батырлык көне - 1945 елның 14 гыйнвары. Әмер 1945 елның 22 гыйнварында чыгарылган. Сугыш урыны: Висла елгасы, Магнушев плацдармы. Армия һөҗүмгә күчкәч, төп авырлык артиллерия җилкәсенә төшә, көчле томан төшүдән авиация ярдәмгә килә алмый. Сугышчылар бернигә карамый алга ыргыла, немецлар тар-мар ителә. Фәсхетдин Ярхәмов разведканы дәвам итә.
«Кызыл Йолдыз» ордены. 1945 елның 13 февралендә Одер елгасы ярларының төньяк плацдармы. Дошманны өзлексез күзәтү оештырыла. Сугышның алты көне эчендә фашистларның өч зур төркеме ачыкланып, юкка чыгарыла. Берлинга 70 чакрым гына ара калган була.
Бу батыр сугышчы Берлинны штурмга алганда яраланып, Харьков хәрби госпиталендә дәвалана.
Сугышның башыннан алып ахырына кадәр сугышкан, күпме батырлыклар кылып дәүләт бүләкләренә ия булган Фәсхетдин Ярхәмовның орден-медальләренең кадере арту, документлары табылып тарих битләре яңару һичшиксез аның туганнары, якташлары өчен дә зур бүләк.
Кайбычта да бу ветеранның якты истәлегенә багышлап урам исемен атаганнар. Аның сугыштан соңгы хезмәте дә бәяләп бетергесез. Ул 1953 елдан алып 1969 елга кадәр «Правда» колхозын җитәкләгән кеше, туган төбәген үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, лаеклы алмаш тәрбияләгән.
Батырларның даны мәңгелек. Күпме генә еллар узса да, сугышчан бүләкләр үз геройларын тапмый калмый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Нет комментариев