Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үсеп килүче буын белән ачык диалог

Район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев Яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ольга Волчкова белән бергә Карамалы Тау бистәсенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

 Балаларга якындагы перспективалар, республика программалары һәм районда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.

- Бездә 2023 елга кадәрге чорга яшьләр сәясәтен үстерү концепциясе эшләнде. Аңа шулай ук сезнең бистәдә яшүсмерләр клубы ачылу да керә, - дип сөйләде Артур Камалеев.

Бу яңалык балаларны бик кызыксындырды. Чөнки хәзер аларның клуб концепциясе буенча фикер алышуда катнашу мөмкинлеге бар. Бу уртак эш һәм ачык аралашу таләп итә.

Мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирергә җирлек башлыгы Юлия Некрасова булышты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якын арада яшьләр белән мондый очрашулар район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән барлык зур җирлекләрдә дә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев