Сентябрьдә магнит бураннары бер атнага диярлек сузыла
13,14,15,16 сентябрьләрдә урта дәрәҗәдәге магнит давыллары көтелә. 17 сентябрьдә дә Җирнең магнит сферасы тыныч булмый.
Табиблар мондый көннәрдә күбрәк соклар, шифалы су һәм лимон согы белән су эчәргә киңәш итә. Кичке сәгатьләрдә углеводларга бай булган ризыклар ашарга, ә йоклар алдыннан ашамау яхшырак.
Кеше организмына магнитлы көннәргә җайлашырга һава һәм су ванналары, чыныгу, мунча ярдәм итә. Шулай ук синтетик материалдан тегелгән киемнәр кимәскә тырышырга кирәк.
chelny-izvest.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев