26 сентябрьдә шәһәрнең Королев һәм Надежда урамнары чатында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе уздырганда 90нан артык автомобильне тикшергән.
Әлеге чара нәтиҗәсендә алар 25 кагыйдә бозу очрагына тап булган.
Теркәлгән очраклар арасында төрле кагыйдә бозулар бар, әйтик, ике автомобильнең номерын таный торган булмаган. 3сендә машина йөртүчеләр каеш кимичә йөргән, 8 машинаның алгы тәрәзәләре тонировкаланган, 6сы ОСАГО полиссыз булган һәм башкалар. «ВАЗ-2115» автомобилен йөртүче 19 яшьлек машина йөртүченең административ штраф түләргә вакыты булмаган (штраф 2016 елның 26 июнендә каеш кимичә йөргән өчен салынган). Материалны мировой судья карап, аңа хәзер штраф икеләтә суммада салыначак.
- Исегезгә төшерәбез, штраф карар чыгарылгач 60 көн эчендә түләнмәсә, 71нче көнендә кабат җаваплылык каралган һәм штраф күләме дә икеләтә артырга мөмкин, - дип сөйли бу уңайдан ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - «Тоннель» операциясе шәһәр халкы өчен хәзер гадәти күренеш. Машина йөртүчеләр аңа тыныч карый. Чөнки машинаң тәртиптә булып, кагыйдә бозмыйча йөрсәң, куркырга сәбәп юк дигән сүз. Шуңа күрә юлда туктатылсалар да, озакка тоткарланмаячаклар.
Нет комментариев