Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сентябрь азагына Яшел Үзәндә «Каенлык» паркының өченче чиратын төзеп бетерәчәкләр

Эшләрнең барышын шәһәр мэры Михаил Афанасьев карап чыкты.

Мирный микрорайонындагы "Каенлык" паркы Яшел Үзән халкы һәм кунакларының иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып тора. Паркның беренче һәм икенче чираты 2021 елда ачылды, хәзер яңа памп-трек (сикертмәле махсус велосипед юлы) һәм Каенлык бакчасының өченче чираты төзелеше кысаларында ял итү зоналары төзелә.

- Бу урын балалар һәм яшьләр арасында иң кирәкле мәйданчыкларның берсе булачак, без нәкъ менә яшел үзәнлеләрнең теләкләренә таяндык. Эшләрне сентябрьнең өченче декадасында төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Биредә памп-треклар икәү булачак: балалар өчен – 360 кв.м. һәм олылар өчен 1040 кв. м. Күзәтү мәйданчыгы төзелә, территорияне төзекләндерү дәвам итә.

Өченче чиратны төзү суммасы 59 млн. сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев