Сәүдә нокталарында һәм җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
«Бүгенге көндә тормышыбызның аерылгысыз атрибутлары – битлек, перчатка һәм дистанция”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев