Яшәеш

Сайлау-2016: нинди үзгәрешләр бар

18 сентябрь - Россиядә закон чыгаручы иң югары орган - җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне.

2016 елда Дәүләт думасына сайлаулар яңартылган регламент буенча барачак.
- Дөрес, бу тәртип яңа түгел түгелен - 1993тән алып 2003 елга кадәр сайлау кампаниясе шундый тәртиптә барды, аннан бу система бетерелде.
- Сайлауларның катнаш тибы кире кайтарыла. Ул партиядән һәм бер мандатлы округлардан сайлана торган депутатларның пропорциональ нисбәтендә чагыла. Дәүләт Думасына төрле партияләрдән 450 вәкил, ягъни 225 кеше - гамәлдәге партияләрдән, 225 кеше округлардан сайлана. Моннан шул аңлашыла: сайлаучылар ике бюллетень буенча партиядә һәм округлардан кандидатларны сайлаячак.
- Бер мандатлы округлардан сайлаганда «таҗ» моделеннән файдаланыла: бер округка шәһәр дә, якындагы авыл территорияләре дә керә.
- Шулай итеп, эре шәһәрләр берничә сайлау округына («таҗлар» буенча) бүленә һәм күрше муниципаль берәмлекләр белән берләшә. Менә шушы форма 10 ел дәвамында файдаланылачак. Яшел Үзән районы 27нче Мәскәү бер мандатлы округына керә.
- Партияләр буенча үтү барьеры сайлауда катнашучы сайлаучыларның тавыш бирү проценты 7дән 5 процентка кадәр төшә. Бер мандатлы округ кандидатларына күпчелек тавыш җыю да җитә.
- Сайлауның үзенә килгәндә исә, монда да кайбер үзгәрешләр бар.
- Элекеге сайлауларда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә генә фотога һәм видеога төшерергә рөхсәт ителә иде. Хәзер РФ Президенты кул куйган карар нигезендә рөхсәт ителә. Суд вәкиленнән башка сайлау участогыннан күзәтүчеләрне куып чыгарырга ярамый, элек участок комиссиясенең мондый вәкаләте бар иде.
- 2011 ел кампаниясе белән чагыштыр­ганда сайлауны күзәтүчеләрнең саны кими. 2015 елның 15 февралендә кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә партиядә яки кандидаттан бер-ике күзәтүче булуы гына рөхсәт ителә һәм алар бу турыда алдан ук хәбәр итәргә тиеш.
- Сайлау көнне үз участокларына берәр сәбәп аркасында килә алмаган сайлаучыларга открепительный танык­лык бирелә. 6 сентябрьгә кадәр аны территориаль сайлау участогында, ә 7сеннән 17 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссиясендә алырга мөмкин.
Яшел Үзән районында барлыгы 57 сайлау участогы оештырылды.
2016 елның 18 сентябрендә шулай ук Яшел Үзән районында муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар билгеләнде.
Бишнә авыл җирлеге советына (4нче сайлау округы) - 6 кандидат;
Олы Ачасыр авыл җирлеге советына (3,4 нче сайлау округы) - 5 кандидат;
Олы Карагуҗа авыл җирлеге советына (4,5нче сайлау округы) - 4 кандидат;
Мулла Иле авыл җирлеге (6,7нче сайлау округы) - 3 кандидат;
Норлат авыл җирлеге советына
(3нче сайлау округы) - 4 кандидат.
Районда барлыгы депутатлыкка 19 кандидат тәкъдим ителде. Аларның барысы да теркәлде. Кандидатлар арасында 4 кеше үзен үзе тәкъдим итте, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән - 3, КПРФтан - 2, ЛДПРдан - 5, «Гадел Россия»дән - 1, «Россия коммунистлары»ннан - 3, «Родина»дан 1 кандидат.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сайлау-2016: нинди үзгәрешләр бар
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш