Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлаган хезмәтегез кирәкле һәм мөһим

Соңгы елларда медицина өлкәсендәге хәлләр турында укып, чәчләр үрә тора, ничек кенә авырса та, хастаханәгә яки сырхауханәләргә барып, табибларга мөрәҗәгать итәргә курка башлады халык.

Гел негатив уку, ишетү үз эшен эшли. Әмма барысы да шулай начармы соң? Башкалар турында әйтә алмыйм, әмма үземнән чыгып әйтәм – юк, йөз тапкыр юк!
Шулай килеп чыкты инде, медицина хезмәтенә бик еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ай ярым эчендә генә дә ике тапкыр терапия бүлегенә мөрәҗәгать иттем.

Хәзер генә дәвалап чыгардык бит әле дип, ник берсе кырын карасын! Ашыгыч ярдәм хезмәтендә мине белеп бетерделәр инде, «ә» дигәнче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә китереп куялар. Терапия бүлегенең кабул итү бүлекчәсендә туганнары кебек кабул итәләр: «безнең авыру» дип кенә торалар. Биредә яңа яшь табиб кабул итә – Павел Эшкенин. Минем кебек авыруны ике көндә аякка бастыргач инде! Грамоталы, бик яхшы табиб булып җитешер дип уйлыйм. Күп күрдем инде мин медикларны, аера беләм. Гадәттә, гел Люция Әсәдуллинада дәваланам. Бик тәҗрибәле, үз эшенең остасы. Яшереп тормыйм, өстеннән баш табибка дәгъва да белдергән вакытлар булды.

Әмма бервакытта да ачу сакламый, хәлемне җиңеләйтү өчен барысын да эшли. Шундый гадел һәм гади, һөнәри осталыкларын һәрдаим күтәреп, авыруның хәленә керә белүче табиблар коллективы туплаган Анатолий Наякшин. Ай белән кояш та кешегә ярап бетмәгән заманда табибларга да рәхәт түгел. Әмма араларында ак халатларына тап төшермәскә тырышып, сайлаган хезмәтләрен намус белән үтәүчеләр күбрәк. Мин моны җитәкче буларак та әйтә алам, чөнки безнең оешмада торучылар аларның даими пациентлары.

Фәния Тимершина,
Инвалидлар җәмгыятенә кушылган беренчел оешма рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев