Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Сәхнә – дингә бөтенләй каршы әйбер»: Фирдүс Тямаев эстрададан китә?

«Хозур ТВ» телеканалында «Фикер» тапшыруын алып баручы Ильяс Шаһиев Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевтан дингә мөнәсәбәте турында сорады.

«Мин Аллаһка бик ышанам. Сәхнә белән динне бутыйсы килми. Сәхнә – дингә бөтенләй каршы әйбер. Шуңа күрә хыялым шул – тизрәк вакыты җитеп, эстрадан китеп, дингә килсәм, мин беркайчан да микрофон тотмыйм. Чөнки дин – ул дин, сәхнә – ул сәхнә. Әгәр сәхнәдә дини җырлар башкарып, вәгазьләр сөйләп, халыкны дингә өнди алсаң, ул, әлбәттә, икеләтә савап. Россиядә яшәгәч, бу стреотиплар аз гына туры килми. Шуңа күрә йөрәк әрни. Мин инде җомгага барган саен, сәҗдә кылганда гел шуны уйлыйм, гафу үтенәм. Киләчәктә ничек тә шушы әйбер җайлансын иде, дип хыялланам.

Әгәр киләчәктә минем уңышым төшә, концертларым азая икән – бу бары тик Аллаһтан. Димәк, мин әзер булырга тиеш. Артист тормышыннан китәм икән – машина ясап, мал карап була. Эшлә генә – проблема юк. Эшләгән кешегә эш бар.

Минем эчемне тырмый торган нәрсә ул – дин белән иҗат тырмашуы. Хыялым – гаилә белән биш вакыт намаз укырга, хаҗга барырга. Зәкятне Ходай кабул итсен», – дип сөйләде җырчы.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев