Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәхесне код сүзе ачыклый

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге 35 мең кешегә консультация биргән

Социаль фонд
Гражданнарның фондка шалтыраткан төп сораулары хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр, йөкле хатын-кызларга һәм 0дән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылган.
Көн саен региональ колл-үзәкнең бер операторына 90га кадәр шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү темалары буенча сорауларга җавап бирә. www.sfr.gov.ru. сайтындагы шәхси кабинет аша гражданин үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә.

 
Код сүзе ярдәмендә шәхси мәгълүматларны алырга мөмкин. Мәсәлән, пенсия яки социаль түләүләр күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында мәгълүмат.

 
Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификацион мәгълүмат кирәк булмаячак. Шул ук вакытта башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итәргә туры киләчәк.
Код сүзе хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинациядән тора ала. Кирәк булса, аны алыштырырга мөмкин. Код сүзен СФР сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә, шулай ук фондның клиентлар хезмәтенә барып урнаштырырга була.
 

☎️Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800-100-00-01 номеры буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев