Быел Яшел Үзән мәктәпләренә беренче сыйныфка 1429 бала укырга керә, шуларның 905е - шәһәрдә, 524е авыл һәм бистә мәктәпләрендә белем алачак. Балаларның 69 проценты тулы гаиләдә тәрбияләнгән булса, 12 проценты бөтенләй тәртипсез гаилә балалары. Билгеле булганча, балалар мәктәпкә кергәнче бакчаларда белем һәм тәрбия ала. Быел районның 1326 баласы мәктәпкәчә тәрбия...
Быел Яшел Үзән мәктәпләренә беренче сыйныфка 1429 бала укырга керә, шуларның 905е - шәһәрдә, 524е авыл һәм бистә мәктәпләрендә белем алачак. Балаларның 69 проценты тулы гаиләдә тәрбияләнгән булса, 12 проценты бөтенләй тәртипсез гаилә балалары.
Билгеле булганча, балалар мәктәпкә кергәнче бакчаларда белем һәм тәрбия ала. Быел районның 1326 баласы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе тәрбиячеләре белән хушлашты. Мәктәпкә китәсе балаларның 50 проценты мәктәпкә бик яхшы әзерләнгән, дип белдерә психологлар. Ә менә 3,85 процентының, ягъни 51 баланың әзерлеге бик түбән икән.
Фото http://mamablogg.ru/tag/kak-otmetit-den-rozhdeniya-rebenka/ алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев