Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатып алу – сату килешүе белән риза түгелмен

Машина сатып алу-сату килешүе төзедем.

Аның буенча товарның бәясе 920 000 сум дип билгеләнгән. Мин 10 процент күләмендә алдан түләү керттем, калганнары автомобиль китерелгәннән соң түләнергә тиеш. Килешүдә дилерның, әгәр җитештерүче завод бәясен арттырса, товарның бәясен берьяклы рәвештә үзгәртергә хокукы бар дигән пункт бар. Хәзер сатучы миңа җитештерүче заводның бәясен 3%ка арттырганын һәм миңа бу сумманы тәэмин иткәндә өстәмә түләргә кирәклеген хәбәр итте. Бу законлымы?
Р.Әхтәмов


Җавап

– Баштан ук, дилерга берьяклы рәвештә товар бәясен арттыру хокукы бирелә торган килешү шарты законсыз. РФ ГКның 310нчы маддәсе нигезендә, закон белән каралган очраклардан тыш, йөкләмәне үтәүдән берьяклы баш тарту һәм аның шартларын берьяклы үзгәртү рөхсәт ителми. Әгәр яклар тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле йөкләмәне үтәүдән берь­яклы баш тарту һәм мондый йөкләмә шартларын берьяклы үзгәртү килешүдә каралган очракларда, законнан яки йөкләмәнең асылыннан башкасы килеп чыкмаса, рөхсәт ителә. Бу очракта, йөкләмә якларның эшкуарлык эшчәнлеген үтәве белән бәйле булмаганлыктан, ә килешүнең бер ягы кулланучы булганлыктан, йөкләмә шартларын берьяклы үзгәртү закон белән каралган очракларда гына рөхсәт ителә. Ә сатып алу-сату килешүен көйләүче гамәлдәге закон нормалары сатучының товар бәясен берьяклы үзгәртү хокукын күздә тотмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев