Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатмагыз туган нигезне

Күп авылдашларым әти-әнисен җирләгәч, туган нигезләрен саттылар.

Менә хәзер шулар шәһәр урамында очрагач, сораштырып туя алмыйлар авыл турында. Бөтен нәрсәне беләселәре килә, бик тә, бик тә сагынулары кычкырып тора. Мин үзебезнең дә шундый адымга бармавыбызга шатланып бетә алмыйм хәзер, атна саен авылга ашкынам, туып үскән өемә кайтып китү яшәргә көч бирә сыман. Хәзер менә шундый мәсьәлә алдында торучыларга киңәш бирәсем килә: сатмагыз ата-ана йортын, торсын. Яшьрәк вакытта кирәкми кебек ул, ә менә олыгайгач бөтенләй башкача уйлыйсың, тоясың. Шулай үз нигезләрен сатып китүчеләрнең хәзер авылдан сатып алырга өй эзләүләрен дә беләм. Менә шундый көнгә калмагыз. Ә мин күкрәк киереп үземнең туган йортымда иртә яздан тирән көзгә кадәр рәхәтләнеп торам. Бакчасын да, чеби-үрдәкләрен дә үстерәм, җаным рәхәтләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев