Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шат авазлар тынмасын

Яңа уку елы башланды. Мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүче балаларның йөзендә елмаю, горурлык хисләре чагыла.

Шәһәр һәм авыл урамнары җанланып китте. Җәй буе ял иткән укучылар мәктәпкә агыла. Балаларның шатлыгын уртаклашкан сыман күк йөзендә кояш та нурларын жәлләми, елмая.
Шәһәребезнең 7нче мәктәбе 132 малай-кызга тәүге кат ишекләрен ачты. Балаларның күп булуы сөендерә, быел беренчеләр биш сыйныфка бүленгән. Мәктәптә барлыгы 1370 бала белем ала.

– Барыгызны да исән- имин каршы алуыма мин бик шат, – дип бәйрәм линейкасын мәктәп диреторы Луиза Душенина башлап җибәрде. – Бу уку елы безгә бары куанычлы, яхшы хәбәрләр генә алып килсен, ныклы, төпле белем бирү өчен без барысын да эшләячәкбез, – дип белдерде ул.

Беренче кыңгырау бәйрәме балаларның искиткеч матур чыгышлары белән үрелеп барды. Бар да төгәл, оешкан төстә әзерләнгән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Гатауллинаның тырышлыгы күренеп тора.


Әлеге чарада мәртәбәле кунак, Россия Герое Волос­ков Алексей Владимирович катнашты. 20 кешедән торган Россия Геройлары делегациясе бөтен республика буенча узды. Мәктәпләрдә дәресләрдән тыш, делегация Татарстан җитәкчелеге белән очрашты, истәлек­ле урыннарга, шулай ук геройларның каберләренә чәчәкләр һәм веноклар салды. «Ватан геройлары вахтасы» проекты кысаларында Россия Герое «Батырлык дәресләре» үткәрде һәм үзенең хәрби хезмәт юлы турында сөйләде. Кызыклы, ләкин шул ук вакытта уйландыргыч әңгәмә булды бу. Егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырып кына торды.

– Яу кырында булганда, Аллаһ Тәгалә барлыгына ышанасызмы? – дип сорау бирде бер укучы.

Аллаһ бар һәм ул бер генә. Татар милләтеннәнме син, русмы, барыбыз өчен дә ул бер? – дип җавап кайтарды кунагыбыз.

Әңгәмә барышында төрле сораулар яңгырады, җаваплар ишетелде.Очрашуның азагында тынлык урнашты, укытучылар да, балалар да күзләрен мөлдерәтеп героебыздан бары бер сүз көтте һәм ниһаять менә ул: «Без җиңәчәкбез, җиңү безнең якта!» Барыбызның йөзләрдә елмаю, күңелдә өмет, киләчәккә ышаныч барлыкка килде.

Чыннан да, дөньялар тыныч булып, балаларның шат авазы яңгырап торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев