Санлы телевидение берничә авылга әлегә барып җитә алмый
Техник прогресс бер урында тормый, аналог телевидениесенә алмашка санлы телевидение килә. Әмма иң заманча сигналны бөтен телевизор да тота алмый. Искерәк, 2012 елга кадәр сатып алган телевизорлары булган кешеләргә кыенракка туры киләчәк, югыйсә, телевизорсыз калу куркынычы бар.
Киләсе елда илебездә телевещание «сан»га күчә. Бу турыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Радиотелевизионный передающий центр РТ» Россия челтәре филиалы директоры Владимир Якимов сөйләде. Ул санлы телевидениенең өстенлекләрен санап чыкты. Докладчы сүзләренә караганда, «сан» зәңгәр экран хуҗаларына абонент түләүләрсез 20 дәүләт телеканалын карарга мөмкинлек бирәчәк. Бу каналларны өй антеннасы куеп яки приставка сатып алып куеп бушка карарга мөмкин булачак.
Бу яңалык бөтен кешегә дә кагылмый әлбәттә. Телеэкраннарында «А» хәрефе чыгучылар өчен генә. Бу хәреф аларның телевизорлары искергәнлеген аңлата.
Бу хәлдән чыгу юлы ике. Беренчесе – иске «ящик»ны яңа заманча телевизорга алмаштыру, икенчесе – махсус приставка сатып алу. 800 сумнан 1500 сумга кадәр торган приставкалар «санлы» сигналны аналог символына күчереп чыгара. Хәтта лампалы телевизорлар да мондый «санны» кабул итә ала.
Тагын бер проблема бар барын. Докладчы сүзләренә караганда, Татарстанның һәр муниципалитетларының ике-дүрт торак пунктына теге яки бу сәбәп аркасында санлы ТВ килеп җитмәскә мөмкин. Яшел Үзән районында алар дүртәү – Бакырчы, Күлбаш, Раифа һәм Карагуҗа авыллары.
– Проблема булмаска тиеш. Безнең авылларда, мәсәлән, һәр йортта тәлинкәләр тора, – диде безгә Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров. Шулай булуга да карамастан, авыл башлыкларының бу информацияне һәр йортка җиткерүе зарур.
Санлы эфирлы телевидениегә күчүне нәрсәдән башларга?
*Өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2/МPEG4 санлы сигналны кабул итәргә сәләтлеме?
*ТВ иске модель икән, ул очракта санлы приставка сатып алырга кирәк булачак.
Хөрмәтле газета укучылар, санлы телевидениегә күчү буенча сораулар булган очракта сорауларны tatarstan@rtrn.ru электрон почтасына юллый аласыз. Шулай ук (8843)2000-528 телефонына консультацияләр үзәгенә шалтыратсагыз да була. Шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев