Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сания апа табылды

Узган елның 27 октябрендә Яшел Үзәндә 84 яшьлек Сания Сибгатуллина өеннән чыгып китеп, кире кайтмаган иде.

Волонтерлар да, битараф булмаган кешеләр дә аны озак эзләде, тик нәтиҗәсе генә сөендерерлек булмады.

Дүшәмбе көнне Волжскида югалган өлкән яшьтәге хатын-кыз Сания Сибгатуллина табылган. Хатын-кызның гәүдәсен ташландык гидролиз-чүпрә заводы территориясен металл эзләгеч ярдәмендә тикшергән вакытта ир-ат тапкан.

Белгечләр көч куллану нәтиҗәсендә үлем эзләре тапмаган. Сания апаның кызы Венера Гарифуллина сөйләгәнчә, аның әнисен йөзтүбән яткан килеш тапканнар. Хатын-кызның тәнендә хәтта алтын алкалар да калган, тик аяклары гына этләрдән зыян күргән.

Әлегә 84 яшьлек әбинең завод территориясендә ничек килеп җитүе ачык түгел: бәлки ул автобус белән барып җиткәндер, чөнки 403нче маршрутның соңгы тукталышы якында гына, әллә җәяүләп урман аша килеп җиткәнме.

"Дөресен генә әйткәндә, без аны исән килеш күрү өметен югалткан идек инде. Әле ярый табылды. Әнине эзләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә", - диде Венера Гарифуллина.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев