Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сания апа әле дә табылмаган

Бергәләшеп эзлик

Җомга, 27 октябрьдә, 84 яшьлек Сания Сибгатуллинаның өенә кайтмавы турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша яшен тизлегендә бөтен районга таралды. Әлбәттә инде, кайтыр, табылыр дигән өмет һәм ышаныч берәүне дә ташламады. Тик өметләр генә көннәр уза барган саен акланмады.

Өлкән яшьтәге әбинең музыка мәктәбенә оныгын алырга китүе билгеле. Әмма кыз әбисе каршы алмагач, өенә үзе генә кайта. Видеокамералар аша әби йөргән маршрутны карыйлар. Аның Тургенев урамыннан узуы билгеле, махсус эт Татарстан урамындагы «Пятерочка» кибете янына алып килә һәм биредә эз югала. Шул ук төндә «ЛизаАлерт» волонтерлары эзли башлый һәм аларга полиция, МЧС хезмәткәрләре дә кушыла. Алар әби йөргән эзләр буенча кабат уза. Берничә көн узгач, кар эрүгә, Татарстан урамына терәлеп торган урманны да карарга булалар. Башкаларның кайгысына битараф булмаган 70ләп кеше төркемнәргә бүленеп, урман буйлап йөрде. Тик нәтиҗәсез.

Соңгы көннәрдә югалган апага охшаган кешене берәү «Маяк» спорт комплексы артында күргән. Әби Волжск шәһәренә таба атлаган. Шул ук көнне туганнары волентерлар белән урман юлларыннан эзләгән, тик Сания апа әле дә табылмаган. 

Күрүчеләр, нинди дә булса хәбәр ишетүчеләр, битараф калмасагыз иде. Барчабыз да якташыбыз­ның тизрәк исән-имин табылуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев