Санаулы көннәр калып бара, өлгерегез!
Инде белгәнегезчә, бары тик 13 декабрьгә кадәр «Яшел Үзән»гә ташламалы бәядән – 690 сум 54 тиеннән язылып була.
Бүген почта бүлекләрендә урак өсте, диярсең. Аеруча күгешлеләр актив, узган ел белән чагыштырганда язылучылар саны күбрәк, бүгенгә – 122 кеше! Шулай ук, Акъегет, Олы Ачасыр, Урысбага, Рус Әҗәле, Татар Танае, Васильево хат ташучылары да алга чыккан. Бишнә, Олы Шырдан, Күгәй авыллары язылучылар саны буенча бер урында тора. Норлат кебек зур авылда «Яшел Үзән»гә – 51, Мулла Илендә 22 кеше язылган икән. Һәм бу урында без ни дияргә дә белмибез.
Ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз, квитанцияләрне редакциягә юлларга онытмагыз. Бүләкләребез һәркем кызыгырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев