Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Самолет бортында бала туган

Бу хәл турында бала тапкан хатын янында утырган икенче хатын-кыз сөйләгән.

54 яшьлек Виктория үзе Мәскәү кешесе, ул «Uzbekistan Airways» самолетында Нью-Йоркка очкан, Ташкентта күчеп утыру булган. Төньяк Боз океаны өстеннән очып барганда күрше рәттә утырган хатын-кызның тулгагы башланган. Ул Үзбәкстан кешесе булган, ире һәм дүрт баласы белән бизнес-класста очкан.

Бу хатын-кыз сөйләгәнчә, башта бортта паника башланган. Стюардессалар: «Бортта табиб бармы?» – дип сорагач, анда акушер һәм хирург булуы ачыкланган. Алар ярдәм иткән, күршедәге Виктория дә ярдәм күрсәткән. Нәтиҗәдә сәламәт малай дөньяга килгән, дип яза «Shot» телеграм каналы.

Бала самолет Гренландия өстеннән очып барганда туган. Аннан экипаж кире борылган һәм ашыгыч рәвештә Исландиядә төшеп утырган. Яңа туган баланы һәм анасын медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар. Хәзер алар икесе дә андагы хастаханәдә. Әтиләре белән башка балалар да Исландиядә калган. Соңрак борт Нью-Йоркка юлын дәвам иткән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев