Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самбочылар Лотфуллин истәлеген мәңгеләштерә

Карамалы Тауда ел саен Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 70нче елларда кораллы җинаятьчелләр белән бәрелештә һәлак булган милиция капитаны Әнвәр Лотфуллин истәлегенә багышлап, хәрби самбо буенча турнир уздыра. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде.

Бистәнең мәдәният сараенда узган бу турнирда 70кә якын кеше катнашты. Чарада бистә башлыгы Юлия Некрасова, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Гыйниятов һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге катнашты. Турнирны ачып җибәргән  Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Хәялиев ярышның милиционерның үлемсез батырылыгың 40 еллыгына багышлануын  искә төшереп, уңышлар теләде. Ветераннар совет рәисе Алексей Карин бу чара һәлак булучының истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә яшүсмерләр арасында самбоны популярлаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү дә булып торуын билгеләде.

Ярышларда  Яшел Үзән  көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, Волжск шәһәреннән хәрби клуб һәм шулай ук  Карамалы Тауның спорт клубы вәкилләре катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  үз авырлыклары буенча Яшел Үзән спорт мәктәбеннән Фәис Нуриев, Егор Гришин, Сергей Севелиров, Владимир Бурдин, Алексей Николаев, Тимер Фәхретдинов, Волжск клубыннан Кирилл Богаткин  беренче урыннарны алды. Хәрби самбо ярышларында – Михаил Бубкян, Александр Орешников (Карамалы Тау).

Җиңүчеләрнең барысына да эчке эшләр бүлеге әзерләгән грамоталар, медальләр һәм сертификатлар бирелде.

Лилиана Славкина

Белешмә өчен: Әнвәр Лотфуллин 1936 елның 5 октябрендә ТАССРНың Куйбышев районындагы Каюки авылында туган.  Ул яшьтәшләреннән аермалы буларак,  белем алырга һәм үзенең киләчәк язмышын педагогик эшчәнлек белән бәйләргә омтылган. Ул балаларны бик яраткан. Әмма әйбәт педагог булыр өчен белем кирәк булган. Шуңа күрә Әнвәр Гариф улы  Куйбышеа педучилищесына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый.  Күпмедер вакыт ул клуб китапханәсенә мөдирлек итә, аннан соң депутат булып сайлана һәм ТАССРның Куйбышев районы  авыл Советы сәркатибе була. 1955 елда аны армиягә алалар.

Эчке эшләр органнарында Әнвәр Гариф улы 1959 елдан эшли башлый. Норлат милиция бүлегендә участок уполномоченные була.  Районга 1963 елда күчә. Алабугада милиция мәктәбендә дә укып чыга.  Хезмәте барышында  медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

1973 елда Әнвәр Лотфуллинга “Районның иң яхшы участковый инспекторы” дигән мактаулы исем бирелә. 1975-1976 елларда ул 26 авыр җинаятьне ача.  Бу коры статистика артында  күпме йокысыз төннәр, кораллы җинаятьчеләр белән бәрелешүләр ята.  Аның хезмәт биографиясендә  кораллы җинаятьчеләрне коралсызландыру да, куркыныч талаучыларны тоткарлаулар да күп була.  

Шәхси эш материалларыннан: “Иптәш Лотфуллин участок уполномоченные булып 1963 елның 28 февраленнән эшли, тәҗрибәсе бар, оператив-хезмәт эшен белә. Оператив яктан авыр участокка хезмәт күрсәтә. 1965 елда участокта 27 җинаять теркәлде, шуларның 24е ачылды.  Ачуда актив катнашты...” “1972 ел эчендә  үзенең участогында җинаятьләрне 100 процент ачуга иреште. “Тормышта – тыйнак, мораль яктан тотрыклы. Ике бала тәрбияли”. “Соңгы өч елда социалистик ярыш җиңүчесе “...

Архив материалларындагы бу тыйнак сүзләр артында  ул вакыттагы ТАССРның иң яхшы участковые биографиясе  тора. Педагогик таланты булган  Әнвәр Гариф улы  лаеклы абруйга ия булган. Кешеләр дә аны намуслы участковый буларак хөрмәт иткән.

Әнвәр Лотфуллин участогында өч туган Гариповлар яшәгән.  Шуларның икесе  хулиганлык өчен берничә тапкыр  хөкемгә тартылган.  Өлкән участковый аларны  аерым контрольдә тоткан, аларны дөрес юлга бастырмакчы булган. Әмма бу эш нәтиҗә бирмәгән. 1975 елның июнендә өч туганның олырагы җинаять кылган- талаган.  Лотфуллин бу җинаятьне  ачкан һәм өлкән Гариповны  рәшәткә артына утырта алган.  Тик  бу хәлгә кече туганнарының гына эчә поша башлаган. Һәм алар үчс алырга поан кора.

Документларга караганда, бертуган Гариповлар белән соңгы профилактик әңгәмәне Лотфуллин  фаҗига чыгарга өч көн алдан үткәрә. 1976 елның декабре төнендә  бертуган Гариповлар исерек килеш Лотфуллинның фатирына килә. Ишеген ача һәм шунда атып үтерелә.

Әнвәр Лотфуллин Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).  Аның исеме Татарстан Республикасы буенча МВД Истәлек китабына кертелә. Ә 2012 елның апрелендә  Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәсе  бер урамга аның исемен бирә.

Лилиана Славкина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев