Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самбочы егетләр беренче

2019 елның 27 сентябрендә Тольяттида "Волгарь" спорт сарае келәмендә Казахстан Республикасыннан, Татарстаннан, Пенза, Саратов, Ульян, Самара өлкәләреннән килгән һәм Тольятти данын яклаган 12-13 яшьлек 115 самбочы көч сынашты.

Бу чара машина төзүчеләр Көненә багышланган иде. "Бертуган Акоевлар Мемориалы" төбәкара ярышлары инде менә 26 тапкыр уздырыла. 
Яшел Үзән самбочылары мондый төр көч сынашуда өч медаль яулады: 
1 урын - Тимер Фәхретдинов (65 кг) 
2 урын - Егор Гришин, 
3 урын - Маркел Ярандаев, 
Пьедесталдан бер генә адымда Фәиз Нуриев тукталды, ул 5-6 нчы урынга чыкты. 
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев